tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәргөл Мусифуллинага – 75 яшь
Шәһәргөл Мусифуллинага – 75 яшь

Шәһәргөл Мусифуллинага – 75 яшь

Региональ ижтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” Советы рәисе, өлкә Закончыгару җыены депутаты Дәүләтов Илдус Ядкәр улы Матвеевка районының Иске Әшер авылына барып, анда яшәүче юбилярны тәбрикләп кайтты. Шушы көнне Шәһәргөл Габдрәхим кызы Мусифуллинага 75 яшь тулды. Кем соң ул юбиляр? Хәер, күпләргә, мөгаен, бу исем таныштыр да.

Рәисебезнең Рәхмәтләү хатында түбәндәге сүзләр язылган:

«Хөрмәтле Шәһәргөл Габдрәхим кызы!

Сез Аллаһы Тәгалә биргән матур чын табигый тавыш, моң белән тамашачыларның мәхәббәтен казанган танылган якташыбыз. 50 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләп,  халкыбызның җыр сәнгатен пропагандалау буенча игелекле эшләр башкарасыз. Бүген дә заман белән бергә атлап, үрнәк өлгесе булып торган актив эшчәнлек алып барасыз. Сез өлкә, район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган иҗади шәхес.

Мөхтәрәм Шәһәргөл Габдрәхим кызы! Юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете юлдаш булсын Сезгә. Җыр чишмәгез киләчәктә дә саекмасын, яшәү дәрте һич тә сүрелмәсен.  Шулай ук шат күңелле кеше булып калыгыз.

Региональ ижтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” Советы рәисе Дәүләтов И.Я.»

Шәһәргөл Габдрәхим кызы Матвеевка районы Яңа Әшер авылында туып-үскән. Аның әти-әнисе Габдрәхим абый һәм Вадига апаның биш балалары була: 4 уллары һәм бер кызлары – Шәһәргөл. Әйтергә кирәк, әти-әниләре гомер буе колхозда эшләгәннәр. Ә бу буын нинди авырлыклар кичергән, сүз белән әйтеп булмый. Бөек Ватан сугышы елларында, бөтен җирдә салкын һәм ачлык булганда, аеруча авырга туры килә… Ләкин алар бернинди авырлыкларга да бирешмиләр, эшләүләрен, балаларны тәрбияләүләрен дәвам итәләр.

Кагыйдә буларак, авыл малай-кызлары үсеп җиткәч башка якларга, ата-ана йортыннан китә башлый. Гомумән, һәркемгә таныш биография: туган, укыган, гаилә корган… Ләкин Шәһәргөл туган ягында кала.

1966 елның җәендә Иске Әшер авылы егете Марат Мусифуллинга кияүгә чыга. Маратка нибары 19 ай булганда әтисе сугышта үлә. Гаиләдә өч бала була. Аларны әниләре Нурзиннәт Баһман кызы берүзе тәрбияли. Марат Хабибулла улы туган хуҗалыгы «Заветы Ильича»да шофер булып эшли. Эш елларында шактый юллар чаба, урып-җыю һәм чәчү эшләрендә актив катнаша. Марат абыйның кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәтен бүгенге көнгә кадәр барлык авыл кешеләре хәтерли.

Ә Шәһәргөл колхозда ашханә мөдире, ә аннары Матвеевка МПМКсында эшли. “Язмыштан китеп булмый” —  ди халык. Бу чыннан да шулай. Мусифуплиннар гаиләсенә бәхетсезлек килә: яраткан ире һәм әтиләре иртә вафат була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биш яшьтән Шәһәргөл татар җырларын җырлый һәм бии башлый.

— Мине, – дип сөйли Шәһәргөл апа, — әти һәрчак үзе белән бәйрәмнәргә алып бара иде. Һәм мин һәрвакыт сәхнәгә татар җырларын башкарырга чыктым.

Әйе, чыннан да, Шәһәргөл апаның таланты зур. Бер генә концерт та, бер район үзешчән сәнгать смотры да аның катнашыннан башка узмый. Ул үзенең башкару осталыгы белән Матвеевка районы халкын гына түгел, бөтен өлкә, Татарстан халкын да сөендерүен дәвам итә. Ул ел саен зона, өлкә смотрларында иң актив катнаша, призлы урыннар һәм дипломнар ала. 2000 елда Шәһәргөл апа зур бәйрәмгә – Ураза бәйрәменә чакырыла, анда Татарстанның популяр артисткасы Алсу Хисамиева һәм Оренбур артисты Равил Усманов белән бергә чыгыш ясый. Ә 2002 елда Казанда ул үз җырлары белән аудиокассета чыгарды.

Бүген Шәһәргөл Габдрәхим кызы әтисенең Казанга артистлыкка укырга җибәрмәвенә үкенә. Шулай да тормыш дәвам итә. Бик күп еллар Ш.Мусифуллина Иске Әшер мәдәният йорты директоры булып эшли, Матвеевка районында төзелгән «Якташлар» төркемендә татар җырларын башкаручы популяр җырчы булып таныла.

Балаларының үз язмышлары, һәрберсенең үз гаиләсе бар. Олы кызы Гөлсара район үзәгендә яши. Улы Алишур да Матвеевкада, кече кызы Гөлнара Иске Якуп авылында. Балалары аңа һәрвакыт кунакка киләләр, аңа булышалар. Үз чиратында, ул да аларга ярдәм итә. Аның оныклары Артур, Альберт, Марат, Илдар, Марсель һәм Алинә бар.

Ә Шәһәргөл Габдрәхим кызының яшәү девизы: «Бервакытта да вак-төяк төшенкелеккә бирелергә кирәк түгел, ә яхшыга өметләнеп яшәргә кирәк. Кеше җыр белән яшәгәндә, ул картаймый».

Менә шундый талантлы, эшчән хатын-кыз яши Матвеевка районында. Ш.Г.Мусифуллинага ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*