tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярты гасырлык бер мизгел
Ярты гасырлык бер мизгел

Ярты гасырлык бер мизгел

Хикмәтле очрашуга килгәч

Без Уфада Башкорт дәүләт университеты баганалары янында 1967 елда очрашып, 1972 елда аерылдык. Менә быел, 2022 елның июль башында тагы җыелдык. Нәкъ ярты гасыр үткәч. Рәсми тантанага чакырылып түгел, үзебез генә килдек. 30 лап студентлы төркемдә укыган сигез сабакташыбыз якты дөньядан киткән. Кайберәүләр очрашуга килә алмаган.
1972 елда БДУ да татар филологиясе буенча диплом алган ике дистәгә якын яшь кешенең нәкъ ярты гасыр үткәч, инде пенсионерлар статусында очрашуына зур мәгънә салынган. Бу Башкортостан татарлары мохитендә яшәүче милли мәгърифәт, туган тел, мәдәният әһелләренең үзенә күрә “корылтае”.

Күпме хәлләр сыйган бу заманга

Гаҗәеп күренеш бу. Әйтерсең җәйге каникулдан соң, практикадан кайткач очрашканбыз. Ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп киткән.
Бер яктан караганда, 50 ел күп бит ул.
Заманның мондый кисәгенә ике тапкыр кабынган дөнья сугышы сыя ала, берничә империянең таралуы, дистә миллионнарча кешенең сугышларда, репрессияләрдә, бөек төзелешләрдә кеше һәлак булуы да мәгълүм.
Карагыз: куәтле СССРны төзергә, Германия фашизмын җиңеп, атом коралын ясаган, космоска күтәрелгән заманча ил булдырырга, аннары, яңа җилләр тәэсирендә, дәүләт буларак таралырга 70 ел вакыт җитте.
Шундый чорның ярты гасыры һәм безнең буын яшәгән еллар да тулысынча шул ук җиде дистә еллык гомергә шыплап кереп бетә. Бу үзгәрүчән заманда кадрларга куела торган таләпләр, белем стандартлары ничә тапкыр үзгәргәндер!
Патша монархиясеннән совет хакимиятенә, большевизмнан сталинизмга, аннан соң “өлгереп җитә язган” социализмга күчү һәм хәзерге капитализм, “буржуаз” җәмгыять критерийларына яраклашу насип булган безгә. Хәзерге студент-аспирантларга, бездән яшьрәк булган доцент-профессорларга без каяндыр адашып килеп чыккан 72-73 яшьлек сәер “шәкертләр” булып күренәбездер.
Хрущев, Брежнев, Андропов, Черненко, Горбачев, Ельцин заманнарын һәм хәзерге чорны татар филологиясе җебенә тотынып кичкән абзый-апаларыгызның хәлен аңлыйсызмы икән? Башкортостанда укып, кулга татар дипломы алган милли “аксакаллар” без!Татар телендә башлангыч һәм урта сыйныфларда белем алган, арифметика, физика кебек фәннәрне 8 еллык мәктәптә туган телдә өйрәнгән буын. Хәзер, татар телен фән буларак атнага 1-2 сәгать укыту заманы килгәч, бу вакыйгаларның уртасында кайнаган мондый фидакарь мәгърифәтчеләрне тагын кайда күрәсең?
Шунысы да мөһим. Монда җыелучылар – соңгы елларда “төньяк-көнбатыш башкорт теле диалекты” дип атала башлаган туган телне укытуга гомерләрен багышлаган кешеләр. Күпләр 30-40 ел буе туган телне, татар әдәбиятын укыткан, дипломда күрсәтелгән рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча эшләүчеләр дә, тарихчылар да бар. Экономист, кәсепче, дәүләти, муниципаль һәм социаль хезмәткәр булып киткәннәр бар, мәктәп директорлары, журналистлар барысы да татар-рус телләре, әдәбият аша үз юлларын тапканнар.
Гаҗәп, бер гомердә бу кадәр сынауларны ничек кичерергә мөмкин? Нинди йомгак, нинди сабак алып була бу “ветераннар” күргәннәрдән? Инде милли телләрнең хәле дә, аларга мөнәсәбәт тә үзгәрде. Глобализация, урбанизация, шәһәргә күнегү шартларында безнең кебекләрне нинди киләчәк көтә? Үтә четрекле сораулар бу. Якын елларда мәктәп укытучыларының һәм техник университетка кушылачак БДУның татар-рус филологиясе бүлеге киләчәктә сакланырмы?
Кыскасы, без Уфа каласының Фрунзе (хәзерге З.Вәлиди) урамындагы 32нче йорт каршына шундыйрак мизгелдә җыелдык.

Укытучылырны кемнәр укыта?

Ничек шул кадәр вакыйгалар кичергәнбез дә, хәзерге заманда нәрсә әйтә алабыз һәм нишләргә җыенабыз? Татар кафедрасының бу көнне университетка килгән укытучылары шул хакта эчтән генә уйлагандыр. Элегрәк 5 елга бер тапкыр җыелсак та, кафедрада эшләүче укытучыларның безне каршылавын көтми идек. БДУга килгән чакларда элекке кафедра мөдирләре Радик Сибәгатовны, Алмаз Шәйхуловны очратканыбыз булды. Быел килүебез турында кафедрага алдан хәбәр иттек.
Бу юлы татар бүлеген 25 ел гына элек тәмамлаган яшьрәк “студентлар” һәм шул төркемдә укыган хәзерге БДУ галимнәре дә килгән булып чыктылар. Татар филологиясе кафедрасында хәзер мөдир булып эшләүче Эльмира Зарипова да шул ук төркемдә укыган икән. Безне каршылаучылар арасында доцентлар Марат Шәрипов, Илдус Фазлетдинов, Рәүф Идрисов та бар.

Элекке заманнарда да, хәзер дә Уфадагы университетта татар теле, әдәбияты укытучылары һәм татар журналистлары, шагыйрьләр укыдылар һәм укыттылар. “Кызыл таң” газетасында эшләгән Үзбәк Гыймадиев, шагыйрь Муса Сираҗи, прозаик Вазих Исхаков, хәзерге чордагы Уфа татар газета-журналларын җитәкләүчеләр Фаил Фәтхетдинов, Илдус Фазлетдинов, Рәдис Ногманов кебек мөхәррирләр БДУның татар бүлегендә студентларны укытулары белән дә тарихка керәләр.
Шунда ук безне укыткан тел-әдәбият галимнәре Казанда да, гомумән төрки фәннәр мохитендә дә абруй казанган шәхесләр: Фәрит Хатипов, Габделхай Әхәтов, Суфиян Поварисов, Әмир Фатыйхов, Әхәт Нигъмәтуллин, Лилия Заһидуллина, Бәйнә Газизова, Радик Сибәгатов, Алмас Шайхулов һәм башка татар әдипләре булганнар.
Уку йортының дәрәҗәсен анда кемнәрнең укытуы һәм кемнәр укып чыгып, нинди эшләр майтаруы билгели. Башкорт дәүләт университетында 1950 елда татар филологиясе һөнәренә укыту башланып киткән 1958 нче елда шул белгечлек буенча кафедра оешкан. Бүлектә хәзерге көнгә кадәр 3000 нән артык югары белемле татар филологы, матбугат, мәдәният һәм идарә хезмәткәрләре укытып чыгарылган.
Көтмәгәндә- уйламаганда искиткеч мөһим нәтиҗә ясарга туры килә: 50 ел элек без укып чыккан, быел без очрашырга барган уку йортындагы татар-рус бүлеге миллионнан артык Башкортостан татарларының иң мөһим фән- мәгариф үзәкләренең берсе булып тора. Башкортостанда дәүләт ярдәме белән татарча эшләүче ике республика газетасы, хәтсез генә район басмалары, ”Тулпар” журналы, ике профессиональ татар театры, Уфадагы һәм Стәрлетамактагы педагогия институтлары, милли йөзен саклаган кайбер мәктәпләр белән беррәттән, татар филологиясе кафедрасы үзенә күрә “татар конгрессы”, милләт чишмәсе вазыйфасын башкаралар. Бу турыда минем тыйнак сабакташларым да, БДУның татар филологияседә эшләүче доцентлар да һич уйлап карамаганнардыр мөгаен. Кимеп-сүнеп баручы бу мәгариф үзәгенә шулай зур өметләр баглаучылар сирәк очрыйдыр. Ул бит һаман да уникаль татарлык чишмәсе хезмәтен үти!
a href=”https://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2022/07/bgu-4.jpeg”>

Сабакташлар ничек яшәгән, ниләр күргән?

Инде 50 ел үткәч, төрле урыннарда эшләгән сабакташлар татар филологиясе, мәктәптә балалар укыту темасын онытканнар дип уйларга була. Ләкин алай түгел икән.
Очрашуга килгән элекке студентлар кафедра вәкилләре белән БДУ ның 415 нче аудиториясенә кереп утыргач, үзләре кичергән хәлләр турында сөйләштеләр. Ничә ел буе татар яки рус телен укытулары, нинди мәктәпләрдә эшләүләре турыда хисап бирү мәҗбүри булмаса да! Сабакташлар арасында укытучылар, туган телдә иҗат итүчеләр күпчелек булып чыкты. Педагог булып эшләгәннәрнең күбесе татар яки рус телен укытканнар, мәктәп мөдире, “завуч” булганнар. Берничә кеше дәүләт аппаратында һәм башка идарә органнарында эшләгәннәр яки заводларда экономист, инженер һөнәрен үзләштергәннәр.
Венера Нарисламова Яңавыл районында Яңа Артавыл мәктәбендә гомер буе рус һәм татар телләрен укыткан, җитәкчелек иткән.
Миякә районы Җилдәр авылында туып үскән Зилә Арсланова Баязит авылында татар теле, әдәбияты укыта.
Миякә районы кызы Роза Мөхәрәмова үзенең туган авылы Кәркәледә мәктәптә эшләгәндә булачак эстрада йолдызы Айдар Галимовка да белем биргән. Соңыннан ул озак еллар Уфада матбугат архивында эшләгән.
Салават районы Лаклы авылы кызы, талантлы шагыйрә Вера Булатова Уфада заводта инженер булып уңышлы гына эшләгән.
Чакмагыш районы кызы Лена Баһаветдинова бик җитди социологик тикшерүләр белән шөгыльләнгән, ул татарча сөйләшә белүче журналист улын үстерү белән горурлана.
Рузилә Минһаҗева партия органнары һәм муниципаль хакимият системасында эшләгән.
Лена Гарифуллина һәм Аида Гыйззәтуллина Уфа медицина колледжында рус телен укытканнар.
Кыйгы районы кызы Рәзилә Ярмөхәмматова Чиләбе өлкәсе Миас шәһәрендә заводта экономист буларак үз урынын тапкан. Ул әле дә үзгәрмәгән, әдәбият ярата, очрашуда сабакташларга Әнгам Атнабаев шигырьләрен шартлатып яттан укып бирде.
Туймазы районы кызы Люция Исхакова очрашуда безгә 70 яшь тулу турында үзе иҗат иткән шигырен укып күрсәтте. Ул Кандрада татар теле укыткан,татар милли хәрәкәтендә катнашучы буларак танылган.
Яңавыл районы кызы Светлана Хәбибуллинна Нефтекамскида Энергетиклар кәсәбәсендә балалар укыта.
Старостабыз Фәнисә Искәндәрова Чишмә районында Уразбахты авылында мәктәптә эшләгән, аннары мәгариф буенча фәнни үзәктә, Уфадагы педагогия институтында татар теле кафедрасында доцент, кафедра мөдире булган, татар теле буенча дәреслекләр әзерләүдә катнашкан.
Кушнаренкодан Суфия Имаева Башкортостанның социаль яклау министрлыгы системасында эшләгән.
Чакмагыш районы кызы Лида Мусина Туймазы районында Өязетамак авылында мәктәптә эшләп, татар теле, әдәбиятын укытуда шул районның йөзек кашы буларак танылган
Туймазы районы Кәпәй авылында туып үскән Розалия Муллагалиева университет китапханәсендә эшләгән.
Лилия Иманголова профсоюз эшендә эшләгән, аннан соңга язмышы турында белмибез, ул 5 елга бер була торган очрашуларга бер тапкыр да килмәде.
Русча сөйләшә торган яшьрәк сабакташыбыз Раилә Сөнәгатуллина Учалыда рус телен укыткан, абруйлы лицей директоры булган диләр. Кызганыч, ул да быелгы очрашуга килмәгән иде.
Туймазыда укыткан Альфира Аскарованы да күргән юк.
Бүздәк районы кызы Асия Гыйззәтуллинаның ире Украинада армиядә хезмәт иткәннән соң, Россия гражданлыгын алып илгә кайткан иде. Аны да күреп булмады.
Моңлы тавышлы җырчыбыз Тәнзилә Мөхәммәтҗанова кайбер сәбәпләр аркасында килә алмаган. Ул Туймазы районының Каран мәктәбендә рус теле, татар теле укыткан.
Сәләтле прозаик, укытучы һәм мәктәп мөдире булган Гали Гатауллин Бүздәк районындагы үзенең Таулар авылында яши. Ул туган як турында китаплар чыгара. Килеп җитмәде, нияте бар иде.
Зөфәр Мөхәммәдиев Тольяттида яши, ул бу юлы кайта алмаган. Нәтиҗәдә мин бу очрашуга килгән бердән-бер ир-ат сабакташ булып чыктым. Бик тә аяныч!

Киткәннәр дә арабызда калган кебек

Вафат булган дүрт кызыбызның да мәгариф тармагында уңышлы эшләп, үз вазыйфаларын үтәвен онытырга ярамас. Кушнаренко кызы Альфира Гыйрфанова үзенең туган Калтай авылында рус һәм татар телләре укыткан. Шул ук район кызы Аида Гыйззәтуллина Уфа медицина колледжында рус теле әдәбияты укыткан. Гафури районы Бурлы авылы мәктәбендә Земфира Гозәрова җиң сызганып хезмәт куйган. Земфира Мәсагутова Ишембайда мәгариф бүлегендә эшләгән. Белемсез кешене РОНОга эшкә чакырмыйлар, димәк Земфирабыз яхшы белгеч буларак танылган.

Менә дигән дүрт егетебез дә хәзер якты дөньяда түгел. Алар тормышта үз урыннарын тапкан иделәр. Минем яшьлек дустым Госман Садә – Казанда яшәгән талантлы шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, “Әссәләмәгаләйкем” кебек популяр җырлар, күп китаплар авторы – арабызда юк! Беренче старостабыз Әнвәр Әхмәтҗанов Нуриманда, Тәтешледә эшләде, Балтач район газетасында баш мөхәррир булды. Бүздәк егете Венер Мирсаев Минскида укып кайтып, дәүләт иминлеге хезмәткәре булды, Әфганстанда шул система буенча киңәшче булып та хезмщт итте, орденнар белән бүләкләнде. Кызганыч, лаеклы ялга чыккач озак тормады. Маҗаралар яратучы һәм төрле яклы сәләтләре булган дустым Радик Нуретдинов та иртә китте. Без очрашкан саен татар теле һәм мәгарифе, милли матбугат тармакларында эшләгән яшьлек дусларыбызны юксынабыз.
1972 нче елда укып чыгучыларның берсе дә артык булмаган, эшсез калмаган, һәркем үзе теләгән, үзе булдыра алган урында хезмәт иткән.

Бирешмәгез, югалмагыз!

Сабакташлар очрашуын оештыручы Рида Зәкәриева гомер буе үзе туган Кушнаренко районында “Авангард” газетында эшләде, группадашлар белән элемтәне ул ялгап тора.
Рида кебек үк, мин дә үтеп киткән 50 ел дәвамында татар телен, рус телен яхшы белу кирәк булган вазыйфаларда, милли журналистика мохитендә яшәдем һәм эшләдем.
Исән булып та килмүчеләр тагы бар.
Туймазы кызы Фәһимә Газизова иң беренче булып кияүгә чыккан иде, Горзеленхозда эшләгәнен хәтерлим, әмма аның тормыш юлын белешә алмадык. Бирски шәһәрендә укытучы булган Фәридә Муфтахова, Уфада яшәгән Ләйлә Акчурина, сабакташыбыз Лилия Иманголова ничегрәк гомер итәдер…
Исән-сау булып та, Уфада яшәп тә очрашуга килә алмаучыларны эзләп табарга, бергәләп киңәшергә җыенабыз әле.

БДУның татар-рус бүлеге: кавышумы, аерылышумы?

Югарыда китерелгән исемлекнең мәгънәсе шул – без төрле оешмаларда эшләсәк тә, туган телдән, әдәбияттан, татар халкы тормышыннан аерылмаганбыз.
50 ел элек бер беребездән аерылышуны әле дә танымыйбыз. Теләгән вакытта кавышу, кирәк кадәр хезмәттәшлек итү, булдыра алган кадәр телебезне, татар милләтен саклауга өлеш кертү безне һәрвакыт якынайтып тора.
Атаклы Казан университеты бар, Мәскәүдә уку йортлары күп. Оксфорд, Кембридж, Сорбонна бар… Бохарада, Каһирәдә югары ислам уку үзәкләре. Алар данлы, абруйлы.
Ләкин 50 елдан соң безнең сабакташлар очрашканда шул аңлашылды: беребез дә Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә укыганы өчен үкенми. Киресенчә, һәркем нәкъ монда укырга килүенә, Башкортостан һәм Идел-Урал төбәкләренә кирәкле универсаль белгеч булуына куана. Бигрәк тә ике тел белү яхшы. Нинди фән буенча дәресләр булса, шуны кереп укытасың, шул телдә мәкалә, тапшыру әзерлисең. Шуңа өстәп информатика, инглиз теле буенча да сертификатлар алынган булса, тагын шәбрәк булыр иде! Әдәбият, тел белеме, иҗтимагый һәм социаль тормыш, икътисад, милли сәясәт синең өчен йозак астында түгел.
Чыннан да, ачык итеп сөйли һәм яза алу, әдәбиятны белү, ике телдә дә җиңел һәм төпле итеп фикер йөретү, кешеләр белән аңлашу укытучыга да, журналистка да, эшкуар-икътисадчыга яки дәүләт хезмәткәренә дә кирәк икән. Эш бирүче җитәкчеләр нәкъ шундый кадрларны эзлиләр дә.
Бары тик надан түрәләр, милләт тирәсенә чебен кебек сырышкан коньюктурчылар гына илебездә киң таралган татар һәм төрки халыкларының телен, мәдәниятын оныттырырга, милли гамәлне юк-бар шаулау белән алыштырырга омтыла.
Башкортостанда яшәүче татарлар, башкортлар белән бергәләшеп, уртак рухиятта гомер итәләр. Аларның теле, мәдәнияты, тарихы якын булу кайберәүләргә тыңгы бирми, телебезне ниндидер диалектлар белән бутап, ике кардәш халыкны талаштырырга тырыша. Безгә бу яңалык түгел.
Әйтик татар-башкорт темасы бар. Булсын. Ләкин без аның уңай ягын гына хәтерлибез. 50 ел элек, без БДУның татар бүлегендә укыганда, башкорт студентлары белән бергә идек. Аларның стена гәзите “Шоңкар”, безнеке “Акчарлаклар”. Талантлы башкорт яшьләре Фәкыйһа Нафикова (Тугызбаева), Асылгужа Баһуманов, Юлай Кәримов һәм башка чордашлар белән бер вакытта да каршылык яки бәхәс чыкмый иде. Уртаклык – телне, милли үзаңны югалту куркынычы. Кайбер яшьләрдәге нигилизм, милләттән, төрки халыклар мәдәниятыннан ваз кичү гадәте татар-башкорт мохитендә очрап тора.

Безнең белем искерми ул!

Абитуриентлар һәм аларны ата-аналары өчен махсус әйтәм: татар теле белән еракка китеп булмый дип санаучылар бик нык ялгышалар. Үз телеңне белү, Россиядәге рәсми рус телен камил белү, шул телләрне укыта алу, татарлар яшәгән урыннарда иҗтимагый тормышны дөрес аңлау безгә һәрвакыт файдалы булды! Гомумфедераль стандартлы дипломың булгач, чатнатып үз фикереңне әйткәч, акыллы итеп документлар яза белгәч, тагы ни кирәк? Үз телеңне белмәсән, җирле халыкның сөйләмен аңламасаң, укыган китапларың онытылса, бу хәл яшәештә уңайсызлык тудырыр иде.
Ни булса да, барыбер алга карап яшәргә кирәк бит. Россия Президенты киләсе 2023 елны укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итү турында Указ чыгарган мәлдә.
Башкортостанда татарлар кими яки алар татар милләтеннән түгел дигән мәгънәсез әкиятләргә игътибар итмичә. Кардәш туганнар белән безнең араларны болгатырга тырышучылар сәләм дә бирмичә. Уфада татарлыкны ныгыту һөнәренә укып чыгуга ярты гасыр үткәч җыелуыбыз шулай мөһим, тирән мәгънәле булып истә калды.
Римзил Вәлиев,
журналист,
Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*