tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Татарстанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстанда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады, быел ул 22нче тапкыр үткәрелә. Анда шигырьләр, проза, драма әсәрләре, шулай ук балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр кабул ителә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшь татар язучылары конкурсының зур тарихы бар. Анда 14-30 яшьлек авторлар катнаша ала. Бәйге татар телен популярлаштыру һәм яшь язучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Конкурстан соң иҗади мәктәп оештырылачак, аның кысаларында тематик лекцияләр, мастер-класслар, язучылар һәм татар басмалары вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган», – дип искәртте «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Бәйге өч этапта (әсәрләрне сайлап алу, жюри тарафыннан аларга бәя бирү һәм иҗат мәктәбе эше) узачак. Ибләминова сүзләренчә, конкурс нәтиҗәләре буенча өченче этапка узган яшь язучыларның әсәрләре тупланган җыентык дөнья күрәчәк.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен составында танылган язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар булган жюри бәяли. Гаризалар 2022 елның 30 сентябренә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: [email protected].

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*