tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь тәрҗемәче җиңү яулады
Яшь тәрҗемәче җиңү яулады

Яшь тәрҗемәче җиңү яулады

27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында Төмән өлкәсе күләмендә узган Россия халыклары телләреннән Проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды.

Конкурс “Мәдәниятләр диалогы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде. 5—8 сыйныф укучылары арасында “Проза ” номинациясендә(татар теле) Тубыл шәһәренең 15 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Яна Назыйрова икенче урын ала. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Баниса Ниязова.

Яна уңышлары турында:”Текстның күләме зур түгел иде. Булат Сөләймановның “Бүләк” хикәясеннән өзекне тәрҗемә иттек.

Тәрҗемә итү җиңел булмады. Мондый бәйгеләрдә теләгән һәркемнең тәрҗемәдә үз көчен сынап карарга мөмкинлеге булды.. Миңа татар теле һәм әдәбиятны яратырга, туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Баниса апа Ниязовага рәхмәт сүзләрен әйтер идем. Татар теле һәм әдәбиятны икенче сыйныфтан өйрәнәбез. Бәйге үзебезнең мәктәптә узганга мин бик  дулкынланмадым. 15 нче мәктәптән катнашучыларның саны күп түгел иде. Конкурсларда катнашырга мин бик яратам, чөнки нинди нәтиҗә булачагы һәрвакыт кызык. Тәрҗемәчеләр бәйгесе соңгы булмасын иде,”-дип сөйләде. Яна шулай ук туган телендә рус мәдәнияте турында әсәрләрне тәрҗемә итү конкурсында 2 нче урынны ала. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада  катнашып муниципаль этапка чыкканы турында да уртаклашты.

Сәләтле укучыларны таныткан, татар телен һәм әдәбиятны  өйрәнүгә кызыксынуны арттырган бәйгеләрдә катнашучыларның саны ел саен артып торсын. Яшь талантларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*