tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда Рәис Җаббаровка фотостенд куелды
Әстерханда  Рәис Җаббаровка фотостенд куелды

Әстерханда Рәис Җаббаровка фотостенд куелды

2023 елның 2нче декаберендә ” Батырлар  Аллеясында” Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Кәбир улы Җаббаровка фотостенд ачылу тантанасы узды. Әлеге чараны оештыручы Әстерханның ‘Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте.

Рәис Кәбир улы Җаббаров 1932 елның 19 августында Әстерхан өлкәсе Нариман районы Курченко авылында туган.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әстерхан татар сәхнәсенең остасы, актер, режиссёр, берничә китап авторы, хезмәт ветераны.

Ул   Әстерхан  татар халык театрында 1968 елдан эшли башлый. 1974 – 2020 елларда  режиссёр һәм директор вазифасын башкара.

“Әстерхан өлкәсендә күрсәткән казанышлары өчен”ордены белән бүләкләнгән.
Әлеге чарага өлкәнең милли оешма вәкилләре, депутатлар, татар теле укытучылары җыелды.

“Халкыбызга хезмәт иткән геройларны белсеннәр,үрнәк алсыннар. Рәис абый 60 тан артык рольдә уйнаган, 1974 елдан башлап Әстерхан өлкә татар халык театрының алмашсыз режиссеры булып эшләгән, бихисап спектакльләрне, концерт программаларын сәхнәләштергән”,-диде “Дуслык “җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев.

          Наилә Есенбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*