tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яшь юксыл”дан – “Өмет”кә
“Яшь юксыл”дан – “Өмет”кә

“Яшь юксыл”дан – “Өмет”кә

12 гыйнварда Башкортстанда яшьләр матбугаты нәшер ителә башлауга бер гасыр тулды.

Әйе, әйе, һич ялгышмыйбыз. Ел ярым элек кенә үзенең 30 яшен билгеләгән  “Өмет” гәзитенең бер гасырлык тарихы бар! Моннан нәкъ йөз ел элек – 1923 елның 12 гыйнварында – Уфада рәсми рәвештә татар һәм башкорт телендә нәшер ителә башлаган “Яшь юксыл” (“Яшь пролетарий”) гәзитенә барып тоташа ул.

Хәер, бер “Өмет”нең генә түгел, Башкортстанда чыгып килүче башкорт телендәге “Йәшлек” һәм урыс телендәге “Молодежная газета”  (ул инде хәзер электрон вариантта) да үзенең чишмә башы шунда дип саный. Егерменче еллар башындагы милли рухи күтәрелеш чорында ярсу чишмә булып ургылып чыккан “Яшь юксыл”дан  өч тармак булып аерылып киткән бит алар. Ул чорда гәзит-журналларның исемнәрен еш алыштыру модада булган. 1930 елда “Яшь юксыл” – татар телендә “Яшь коммунар”, башкорт телендәге “Башкортостан йәштәре” “Ленинсе” булып китә. Бүген без горурланып телгә алган татар, башкорт әдәбияты классиклары нәкъ шушы баcмаларда үзләренең кәламнәрен чарлый. Яшьләрне туплауда, аларда патриотик тойгы тәрбияләүдә искиткеч зур роль уйный матбугат. Аң-белемгә сусаган халык гәзиткә күпләп языла. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, башка басмалар кебек, яшьләр матбугаты да чыгудан туктый.1951 елда “Ленинец” һәм  башкорт телендә  “Ленинсе”  яңадан тергезелә. Ә инде “Яшь коммунар” исемендә туктап калган татар телендәгесе ярты гасыр узгач кына, ягъни 1991 елның 12 июлендә “Өмет” булып чыга башлады. Шушы чорларда “Ленинец” (“Ленинсе”) та яшәүдән туктап, “Йәшлек” һәм “Молодежная газета” исеме астында  үзаллы басма булып нәшер ителде.Гәзитләрне юкка гына үз чорының елъязмасы дип атамыйлардыр. Ил  күргән, ил кичергән  бар нәрсә  аларның да башыннан үтте. Шушы басмаларны өйрәнеп, республикабызның иң төгәл тарихын язарга мөмкин. Чөнки гәзиттә басылган һәр вакыйга, һәр хәбәр – йөз проценты белән дөрес һәм төгәл.

Бүген без интернет чоңгылында яшибез. Мәгълүмат күплегеннән башлар әйләнерлек. Ялган белән чынбарлыкның чиге җуелган. Халык тәмам җиләде ул хәбәрләрдән. Аңа шаккатыргычраклары, хәйран калдыра торганнары кирәк хәзер. Шундый шартларда гәзитләргә мохтаҗлык кимеде, диючеләр дә бар. Ләкин ялгыш караш бу. Кино театрны алыштыра алмаган кебек, интернет та гәзит белән ярыша алмый. Матур, зәвыклы тел, тирән эчтәлек вә дөреслек – менә кайда гәзитләрдәге биеклек. Аңа интернетның берничек тә буе җитмәячәк.

Интернет киңлекләрендә үз урыныбыз ныклы булса да (социаль челтәрләрдә “Өмет”нең 90 меңләп дусы бар, сайттагы язмаларны аена 300 меңләп кеше укый), безнең асылыбыз – гәзит, басма матбугат. Без яхшы аңлыйбыз: интернетның гомере – бер көнлек, ә ташка басылган гәзитнеке гасырларны узып китә. Әгәр “Яшь юксыл” басма матбугат булып нәшер ителмәгән булса, без аны бүген белер идекме? Аның  чыккан саннары үзәк архивларда саклана, кызыксынган һәр кеше аларны тотып карый, гарәп  хәрефләрен таныса, укый ала.

Бүген ун меңләп тираж белән чыккан “Өмет” гәзите – халкыбызның рухи ядкаре ул. Басма матбугаты, басма язмасы булмаган халыкның киләчәге дә юк. Шуңа аны сакларга бурычлы без. Милләт тә үзенең рухи кыйммәтләрен югалтмаска, туган телендә нәшер ителгән гәзит-журналларны саклап калырга тиештер. Гәзитне саклау – ул аңа язылу дигән сүз!Утыз бер ел “Өмет” булып чыккан басмабызның бер гасырлык тарихы бар икән, киләчәге дә булырына ышанабыз. “Өмет”сез татар булмастыр ул!

Рәдис НОГМАНОВ, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*