tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Махсус хәрби операция Геройларының 11 проценты татарлар
Васил Шәйхразыев: Махсус хәрби операция Геройларының 11 проценты татарлар

Васил Шәйхразыев: Махсус хәрби операция Геройларының 11 проценты татарлар

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциядә Герой дәрәҗәсенә лаек булган хәрбиләрнең 11 проценты татарлар булуын белдерде.

«Без, татар халкы батыр, каһарман милләт, дип һәрвакыт әйтә алабыз. Бөек Ватан сугышы геройлары саны буенча татарлар икенче урында тора. Махсус хәрби операция бара. Бүгенге көндә 120 солдат һәм офицер Россия Герое исеме алды. Шуның 13е – татар егете. Геройларның унбер проценты татар егетләре. Безнең егетләр Россия бердәмлеге өчен арыслан кебек көрәшәләр, һәлак булалар», – диде Васил Шәйхразыев Милли шураның бюро утырышында.

Васил Шәйхразыев 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары Россия Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операция турында карарын хуплавын да искә алды. «Аны курыкмыйча бөтен халыкка җиткердек», – диде Милли шура рәисе.

«Солдатларга сеткалар үреп, тимер мичләр ясап, акча, азык-төлек, кием-салым җыеп җибәрүдә дә татарлар актив катнаша. Татарлар кебек бөек халык Россия өчен һәрвакыт яшәргә, мәңгелек булырга тиеш», – диде Васил Шәйхразыев

  • Чагыштыру өчен: җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар Россиядә 3,2 процент тәшкил итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*