Татарстан Мәдәният Министрлыгы каршында эшләп килүче Татар мәдәни ресурс үзәге базасында яңа тапшыру үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге проект авторы һәм алып баручысы – КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының татар журналистикасы студенты, “Белем Радиосы”ның эфирга чыгаручы редакторы һәм тапшыру алып баручы Гөлназ Рәшитова.
Тапшыруның максаты – талантлы татар яшьләрен халыкка таныту, татар телен саклау. Тапшыру татар телендә оештырыла.
Әңгәмә барышында кунак үзе белән таныштыра һәм иҗади номер күрсәтә.
Чыганак: vk.com/mincultrt