tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТРның атказанган артистлары татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкарачак
ТРның атказанган артистлары татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкарачак

ТРның атказанган артистлары татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкарачак

Изге Рабигыль-әүвәл ае җитү белән Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза, аларда пәйгамбәргә мактау сүзләре әйтелә, аның тормышы турында вәгазьләр тыңлана.

Казанда традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе 26 нчы сентябрьдә ахшам намазыннан соң узачак. Тантанага Казан имамнары, мөфтият оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелачак.

Узган елгы кебек үк, Мәүлид бәйрәме кысаларында Галиев мәчетендә «Мәүлид» касыйдәсен башкару күркәм бизәк булачак, аны татар мәкаме белән Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов башкарачак. Моннан тыш, мәҗлестә Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән булган Мөхәммәд Сәиддавыт Сөенов башкаруындагы мөнәҗәтләр дә булачак.

Рабигыль-әүвәл ае – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килүе аркасында зурлана торган мөселман календарендагы әһәмиятле айларның берсе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15 нче октябрьдә төгәлләнә.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*