tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән гармунчылары Казанда
Төмән гармунчылары Казанда

Төмән гармунчылары Казанда

Төмән җиренең күренекле «Чимги Тора» инструменталь ансамбле август аеның ахырында Казанга барып борынгы рухи-хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, шулай ук популярлаштыру максаты белән үткәрелеп торган «Уйнагыз, гармуннар!» һәм «Түгәрәк уен» фестивальләрендә катнашып, лауреатлар исемнәренә лаек булып кайттылар. Бу халык бәйрәменә илебезнең 30 өлкәсеннән 700 ләп талантлы күп кенә милләт вәкилләре килгән. Алар Казан, Арча шәһәрләрендә, район үзәкләрендә чыгышлар ясап халык мәхәббәтенә лаек булганнар. Һәм 30 нчы август көнне гармунчылар парады агымсудай халык белән тулган Бауман урамыннан тамашачыларны күңелләндереп, аларга дәрт биреп Казан Кремленә кадәр узган.

Казанлыларга күптән инде үз булып танылган оста Төмән гармунчылары, халыкны уйнатып-биетеп, моңлы иттереп җырлатып, беренчеләр рәтендә булганнар. Ислам Сафин җитәкчелегендә оештырылган инструменталь ансамбльнең күренекле музыка осталары: Җәгъфәр Касыймов, Гаяз Габдуллин, Әбүзәр Миңнебаев, Эльвира Голубева, Илгиз Ихсанов Татарстан җирендә себер-татар халкы көйләрен уйнаганнар, җирле халкыбызның үзенчәлекле моңнары, дәртле көйләре белән казанлыларны сәламләгәннәр. Гармун осталары яшьләргә дә юл салалар. Алар бу зур чарага Лиана Садыйкова һәм Салават Сәитовны да алып бардылар. Шундый остаз абый-апалары белән бер сәхнәдә уйнау – яшь музыка яратучыларга бер горурлык инде!

«Казан шәһәрендә узачак зур иҗади фестивальгә бару безнең өчен бик мөһим вакыйга булды, – дип сөйли Салават Сәитов. – Кабат Казан каласын күреп, таныш бина, һәйкәлләр яннарыннан үтеп, Бауман урамыннан узу үзе бер рәхәтлек бирде, истәлекләрне яңартты. Ә инде абруйлы гармунчы абыйлар белән бергә Төмән өлкәсен тәкъдим итү, безгә, яшьләргә бик җаваплы вазифа булып тоелды. Репертуарыбыз себер татар көйләреннән тора иде. Заманча татар җыр-көйләре белән танышрак булсам да, себер халкы моңнарын уйнаганым юк иде. Шуңа күрә остазым Илгиз абый Ихсанов җитәкчелегендә әзерлек башланды.

Аннары шәһәребезнең татар мәдәният үзәгендә җыелышып репетицияләр үткәрдек. Ниһаять, әзерлекләр беткәч, шәһри Казанга юл тоттык. Программабыз бик тыгыз булганга, һәр минутыбыз исәпле иде. Беренче булып без кунакчыл, алкышларга бай Арча сәхнәсендә чыгыш ясадык, аннары күренекле Г.Камал театрыны сәхнәсендә тамашачыларга борынгы себерлеләр көйләрен ишеттердек. Шулай ук төрле чыгыш мәйданчыкларында яныбызга җыелган халыкны күңелләндереп үзләренең осталыклары белән таң калдырган Җәгъфәр, Ислам, Гаяз, Илгиз, Әбүзәр абыйларга кушылып гармун уйнап тору зур канәгатьлек бирде. Ә инде Бауман урамында гармуннарыбызны киң тартып, көй-моңнарны сызгыртып очынып уйнап бару – үзе бер онытылмаслык истәлек булып калды. Әле семинарда булдык, Тукайның Кырлаен, музеен күрдек.

Казан Кремле каршында «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале гармунчыларын каршылаган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якты йөз белән рәхмәт сүзләрен әйтеп, һәммәбезгә иҗади уңышлар теләде.

Безне, яшьләрне, алга өндәп, халкыбыз гореф-гадәтләре белән таныштырып, үзләренең иҗади байлыклары белән генә түгел, хикмәтле күңел түрләрен ачкан абыйларга зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә

Төмән өлкәсенең танылган татар гармунчылары киң аудиторияле. Алар булган җирдә күңел бәйрәме, яшьлек хисләре, әйтеп бетермәслек рәхәтлек. Без алар белән горурланабыз, иҗади уңышлар телибез. Яшьләребезгә үрнәк булып, ачык күңел кылларына тиешле сүз-нәсихәтләр табып тиешле юнәлешкә өндәүләренә икеләтә рәхмәт!

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.
Рәсемдә: Төмән делегациясе.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*