tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьтәге аерма аркасында
Яшьтәге аерма аркасында

Яшьтәге аерма аркасында

Арангуловлар Халыкара рекордларны теркәү агентлыгының сертификатларына, медаленә лаек булдылар.

Тубыл шәһәрендә яшәүче Ләйсән һәм Рауль Арангуловлар 26 ел һәм 270 көн аралыкта дөньяга килә:Ләйсән 1990 елның 9 маенда, ә энесе 2017 елның 2 февралендә туа. Алар әти-әниләре Хәсән Арангулов һәм Елена Чегодаева белән бергә Тубыл шәһәрендә яшиләр. OFFICIAL WORID RECORD-рәсми дөнья рекордын куйган бертуганнарны узган атнада тубыллылар котлап ихлас теләкләрен юлладылар.

Алар “Интеррекорд” халыкара рекордларны теркәү агентлыгы тарафыннаннан теркәлгән рекордчылар да. Үз өлкәсендә иң эре агентлык булып торган, шулай ук, рус телендә генә түгел, ә милли рекордлар да теркәгән оешма ул. 1999 елдан Халыкара рекордлар регистраторлары ассоциациясенә керә. Быел Тубыл шәһәрендә яшәүче Арангуловлар гаиләсе үз рекордларын раслаучы барлык кирәкле сертификатларын алган гаилә булып танылдылар. Бу турында Тубыл шәһәр администрациясе дә билгеләп үтте. 2021 елның 28 августында Россия Рекордлар китабында, ә 2021 елның 21 сентябрендә “Интеррекорд Россия рекордлар реестрында рәсми дөнья рекорды һәм Россия рекордчылары” яшьтә иң зур аерма арасында туган чираттагы сеңел һәм абыйсын, Арангуловларның гаиләсен сертфикатлар алулары белән якташлары котлап аларга яңа шатлыклы вакыйгалар, уңышлар теләделәр. Хәсән Арангулов гаиләсе турында:”Безнең балаларыбызның бер үк әтиләре дә, әниләре дә. Рауль туганда хатыныма 45 яшь иде. Кызыбыз белән улыбызның арасы 27 ел.

Ләйсән Бөек Җиңү бәйрәм көнендә, улыбыз Сталинград сугышында(1943 ел) Совет гаскәрләренең фашистларны тар–мар итү көнендә туды. Алар бу бәйрәмнәрне белеп үсәләр. Улыбыз әле кечкенә, балалар бакчасына йорми, тәрбия белән без үзебез шөгыльләнәбез. Кызыбыз үсеп җиткән, гаилә корган, үзенең ике баласы бар, безнен белән киңәшләшеп тора. Без әле оныкларыбызның яраткан әби белән бабайлары да. Мин яраткан һөнәрем белән дә шөгыльләнәм, бертуган абыем Хөсәен белән без спортчылар, музыкантлар, рәссамнар, сөяктән сынар кисүче осталар да. Балаларыбызның яшь аермасы зур булса да, алар бер-берләрен бик яраталар, өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Аллаһы Тәгалә безгә насыйп иткән балаларыбызга исәнлек-саулык, тәрбияле булып, халкыбызга, илебезгә файда китереп үсүләрен телибез,”-диде. Дөньякүләм танылган кечкенә Раульнең, аның апасы Ләйсәннең уңышлары алда, киләчәкләре өметле булсын.

                                                                                         Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*