tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле дәресләре башлана
Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле дәресләре башлана

Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле дәресләре башлана

5 октябрьдән Әгерҗенең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен татар теле курслары ачылды.

Курслар атнага ике тапкыр кич үткәреләчәк. Язылу өчен «Нур» мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларны оештыруга карата сорауларны 3 октябрьдә сәгать 10да узачак җыелышта бирә аласыз.

«Быелгы курсларда хәзерге заман татар телен өйрәнүдән тыш, иске татар телен, ягъни гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнү, татар телен гарәп теле белән чагыштырып бирү дә күздә тотыла», — ди курсларны алып барачак мөгаллимә Вәсилә Хәкимова.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*