tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында сәнгать эшлеклесе, танылган журналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узачак
Чирмешән районында сәнгать эшлеклесе, танылган журналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узачак

Чирмешән районында сәнгать эшлеклесе, танылган журналист Илдар Кыямовның иҗат кичәсе узачак

8 октябрь көнне Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган журналист, төбәкче, җырчы Илдар Кыямовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак.

Музыкаль-әдәби кичә Илдарның Чирмешәндә яшәүче якташлары чакыруы буенча оештырыла. Көн саен диярлек зәңгәр экраннарда күренгән дикторны якыннан күрү, аралашу җәһәтеннән үткәрелә.

Илдар Кыямов Чирмешән районына нисбәтле дүрт китап авторы. Тулы район тормышын колачлаган, шулай ук якташы Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган “Мин сәхнәдә – рухани”, “Кара Чишмә карьясе”, “Мәңге яшә, Әмирем”, “Җырларымда – җирсүем” китаплары аша да укучыларының күңелен яулады.

Музыкаль-әдәби кичә өч зур вакыйга уңаеннан оештырыла. Быел Илдар Кыямовка 50 яшь тулды, Татарстанның мактаулы исеме бирелде һәм бер-бер атлы ике китабы дөнья күрде. Кичә барышында җырчы башкаруында җырлар, китапларыннан өзекләр яңгыраячак. Концертта шулай Татарстан теле-радиосы дикторы, артист Идел Кыямов һәм халыкара конкурслар лауреаты, опера җырчысы Сөмбел Кыямова да катнаша.

“Якташларымның минем иҗатыма игътибарлы булуы аеруча сөендерә һәм көч өсти, – ди Илдар үзе. – Мондый очрашулар күпмедер дәрәҗәдә үткәннәргә нәтиҗә ясау, алдагы көннәргә планнар кору бәйрәме булачак, якташларым белән очрашу шул ук вакытта дулкынландыргыч та”. Тынгысыз һәм киң кырлы иҗат эшчәнлеге алып барган коллегабызга уңышлар телибез.

“Җырларымда – җирсүем” музыкаль-әдәби кичә 8 октябрь көнне Чирмешәннең мәдәният йортында 17:00 сәгать узачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*