tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәгегез кысылып куямы?
Йөрәгегез кысылып куямы?

Йөрәгегез кысылып куямы?

Үткән елда мин ярты Россияне әй­ләнеп чыктым бугай. Гаиләбез белән Кара диңгезгә сәяхәттән башланды. Үз машинабызда күпме шәһәрләр һәм авыллар аша уздык. Ә сентябрь аенда – Свердлау, Омск, октябрьдә Башкортстан, Чиләбе, Курган өлкәләрендә эшлекле очрашуларда булдым.

Янәшәмдә алдынгы фикерле татар зыялылары иде. Безнең белән очрашырга килүчеләр дә төрле яшьтәгеләр: мәктәп укучылары, яшьләр, урта буын һәм өлкәннәр. Мәктәпләрдә, клубларда, китапханәләрдә, мә­четләрдә җыелган халыкка без үзебезнең фикерләребезне җиткерсәк, алар безгә үз сүзләрен әйттеләр, күңелләрен ачып салдылар. Татарларда бер-беребезне, милләтебезне, мәдәниятебезне ярату, тради­цияләребезгә тугрылык әле сакланган, димәк, бездә көч бар. Моны рухи көч дип тә әйтергә мөмкин. Аны саклау төп бурычыбызның берсе булып тора. Ничек сак­ларга?
Быел Россиядә яшәүче халык_ларның мәдәни мирасларын саклау, үстерү елы булса, Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бер-берсен эчтәлеге ягыннан дәвам итәләр кебек. Ә икесенең дә нигезендә халыкларның туган телләре ята. Мәдәни мирасның да, цифрлаштыруның да туган телсез яши алмавы яхшы аңлашыла. Димәк, киләчәгебезне күз алдында тотып, без үсештә булырга тиеш. Үзебезгә үсеш, яңарыш, милли хәвефсезлек китерәчәк юлларны эзләргә, табарга бурычлыбыз. Туксанынчы еллардагы мөмкинлекләр инде булырмы, юкмы, белмим. Ләкин милли мәгърифәтебез өчен без көрәшергә тиеш. Һәр әти-әни үз баласын туган телле итү өчен – гаиләсендә, укытучы – мәктәптә, тәрбияче – балалар бакчасында, мәгариф җитәкчеләре – үзләренең эш урыннарында, фәнни-гыйльми хезмәткәрләр үз ачышларында барлык игътибарны шуңа юнәлткән очракта гына алга таба үсеш булуы мөмкин. Бу мәсьәләдә хөкүмәтнең ролен һич кечерәйтү теләге юк үземдә. Ләкин һәрберебез кулыннан килгәнне эшләсен диясем килә.

Бер мисал: татар иҗ­ти­магый оешмасының беренче җи­тәкчесе Мәсгуд ага Гаратуевны барыбыз да беләбез. Иң элек эшне аның үз гаиләсеннән башлаганын гына, бәлки, барыбыз да белеп бетермидер. Миңа аның гаиләсендә бер бәйрәмдә катнашу бәхете татыды. Балалары, онык­лары, иң якын туганнары гына җыелган иде. Барысы да хатыны Ра­зия ханымны юбилее белән саф татарча котладылар. Игътибарга лаеклысы шул: оныклары да үз теләкләрен туган телдә җиткерделәр. Мин кызыксынып сорау биргәч, алар миңа болай дип җавап бирделәр: “Мәсгуд бабай татарча сөйләшүебезне таләп итте, диктантлар яздыра, шигырьләр ятлата, кычкырып укыта иде”, — диделәр. Мәсгуд ага: “Татар язучылары язган китапларны, без нәшер иткән газета-журналларны укучы, татар телевидение-радиоларын тыңлаучы балалар, яшьләр булмаса, үзебезнең балаларыбыз, оныкларыбыз безнең белән үз телебездә сөйләшмәсә, яшәүнең дә яме булмаячак, — дия иде. – Туган телебез исән булса гына, татар халкы яшәячәк!”

Матбугатның мөмкинлекләре бүген шактый чикле шул. Милләт турында ачынып язган язмаларны халыкның ничә проценты укый микән? Укыганнарының да милләтебезнең аяныч язмышын уйлап, йөрәкләре кысылып куямы? Әллә күпчелек өчен барыберме? Миңа калса, борчылу, ут йоту бар-барын. Ләкин конкрет эшләр кирәк, алар җитми. Әле хәзер дә күптеллелек дип, шуның аша телебезне, милләтебезне саклап калабыз дип хыялланабыз. Әмма ләкин бу гамәлне тормышка ашыруның конкрет механизмы юк, минемчә. Татарстанның милли үзаңны күтәрү турында кайгыртуы җитеп бетмәгән кебек. Үзаңыбыз сыеграк. Милләт фаҗигасен үзеңнеке итә белү җитми. Габдулла Тукаебызның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаганмы?” дигән мәкаләсе, ә Гаяз Исхакыйның “Локман Хәким” дигән риваяте минем шушы фикерләремне раслый кебек. Укып карагыз әле, сез ничегрәк уйларсыз икән?

Бала бу дөньяга килгәндә, күңеле чис­та кәгазь битедәй ак һәм пакь була. Аны мохит, дөнья, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тирәлек формалаштыра. Барысы да әйләнә-тирәдәге рухи кыйммәтләрнең булу-булмавына, әхлаклылыкка кайтып кала. Кешене кеше ит­кән кыйммәтләр арасында акча беренче урында тормаска тиеш, минемчә. Ә акчаның тормыштагы урынын без шактый соң аңлыйбыз шул. Ә әхлакый инкыйлаб кайчан булыр икән? Хәзерге вәзгыять, коронавирус моны төшендерә башлады кебек. Бер мәсәлченең “Акчаң аз икән кайгырма, күп икән, артык сөенмә” дигән мәкале истә. Ул тирә-ягы­бызда акчадан да кадерлерәк, затлырак әйберләрне күбрәк күрик, кешенең сә­ламәтлеге һәм гомере – иң кадерлесе, ди­гәнне аңлатырга теләгәндер. Мохитнең кешедән чын кеше дә, хайван да ясый алуына бер мисал китереп үтү дә урынлы булыр. Урманда үскән адәм баласыннан Маугли килеп чыкканын барыбыз да беләбез бит.

Тагын шул турыда әйтеп үтмичә калсам, һич дөрес булмастыр. “Татар язмышы – татарның үз кулында”, – дияргә яратабыз. Әмма язмышыбыз бүген-иртәгә безнең кулларыбыздан ычкынам, башкалар кулына күчәм, дип тора. Бәлки, безгә ата-бабаларыбыздан тартып алынган ипле-иманлы тормышка – Исламга күчү турында уйлап караргадыр? Исламда кеше затын кысада тотучы Коръәни-Кәрим бар. Ислам тарафдарлары ничә буын яшәсәләр дә, дин­нәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча сак­лыйлар, ассимиляция аларга янамый. Үзбәк үзбәк булып, таҗик таҗик булып, чечен чечен булып һ.б. кала. Бәлки, татар да татар булып кала, балаларын да ишле итеп таба, үстерә алыр иде? Ислам корал белән түгел, иман белән көчле бит. Андагы тормыш уставы — Коръән үз­гәрешсез саклана. Ислам, ныклы гаилә – кешене кеше иткән төп кыйммәтләр. Чын татар кешесен фәкать татар гаиләсендә генә тәрбияләп була.

Тагын бер фикерне әйтми калдырсам, һич дөрес булмас кебек. Цифрлаштыру елына карата мин болайрак уйлыйм: чамадан тыш күп кулланылучы фән-техника да, якын киләчәктә безне сагалап торган дәһшәтле гарасатлар да бездән яңача яшәүне, яңача фикерләүне таләп итә. Һәрберебезгә ныклап уйланырга, глобализация дигән шаукым барлыгын оныт­маска иде.

Вәсилә Хәкимова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*