«Үрнәк татар гаиләсе - 2021» конкурсына нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. «Өмет» редакциясенә бәйгедә катнашу өчен ике дистәдән артык хат килде. Пар канатлар булып гомер кичерүче, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән, намуслы хезмәт юлы узган милләттәшләребез бары мактау сүзләренә лаек.
30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 ел тату гомер кичерүче парлар — Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасының даими кунаклары. Бүген исә Татар мәдәният үзәгендә конкурста катнашучы биш гаиләне тантаналы рәвештә тәбрикләү чарасы узды.
Үрнәк парларны – Эмиль белән Рәмилә Валиулиннар, Радик белән Гөлфәрия Латыйповлар, Хәмит белән Роза Мустаевлар, Рәмис белән Сания Хисаметдиновлар һәм Яввәт белән Фәриха Юнушевларны Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасы редакторы урынбасары Рузия Хәлимова тәбрикләделәр һәм сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә катнашучы гаиләләрнең исем-фамилияләре мохтариятнең «Алтын мактау китабы»на кертелде. Кичәне «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова бик матур алып барды.