tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үрнәк татар гаиләсе -​ 2021» конкурсына нәтиҗәләр ясалды
«Үрнәк татар гаиләсе -​ 2021» конкурсына нәтиҗәләр ясалды

«Үрнәк татар гаиләсе -​ 2021» конкурсына нәтиҗәләр ясалды

«Үрнәк татар гаиләсе -​ 2021» конкурсына нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. «Өмет» редакциясенә бәйгедә катнашу өчен ​ ике дистәдән артык хат килде. Пар канатлар булып гомер кичерүче, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән, намуслы хезмәт юлы узган милләттәшләребез бары мактау сүзләренә лаек.

30, 40,​ 50, 55, 60, 65, 70 ел тату гомер кичерүче парлар —​ Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасының  даими кунаклары. Бүген исә Татар мәдәният үзәгендә конкурста катнашучы биш гаиләне тантаналы рәвештә​ тәбрикләү чарасы узды.

Үрнәк парларны – Эмиль белән Рәмилә Валиулиннар, Радик белән Гөлфәрия Латыйповлар, Хәмит белән Роза Мустаевлар, Рәмис белән Сания Хисаметдиновлар һәм Яввәт белән Фәриха Юнушевларны Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый​ фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин​, “Өмет” газетасы редакторы урынбасары Рузия Хәлимова ​ тәбрикләделәр һәм сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә катнашучы гаиләләрнең исем-фамилияләре мохтариятнең «Алтын мактау китабы»на кертелде. Кичәне «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Гөлфирә​ Алиякберова бик матур алып барды​.

Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*