tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Татар теле һәм мәдәнияте көннәре” уза

Ульяновск өлкәсендә “Татар теле һәм мәдәнияте көннәре” уза

Милләттәшләребез күпләп яши торган районнарда “Татар теле һәм мәдәнияте көннәре” уздыру Ульяновск өлкәсендә матур бер гадәткә кергән. Һәр ай саен Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары, җирле язучылар һәм сәнгат осталары төбәкнең татар авылларына юл ала.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге чараларда район башлыклары, мәгариф һәм мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә катнаша. Шуңа күрә мәдәни чара сәхнәдә башланганчы, түгәрәк өстәл артында райондагы милли проблемалар хакында җитди сөйләшү уза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*