tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мирхәйдәр Фәйзинең көтеп алынган “Галиябану” премьерасы гөрләп узды
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мирхәйдәр Фәйзинең көтеп алынган “Галиябану” премьерасы гөрләп узды

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мирхәйдәр Фәйзинең көтеп алынган “Галиябану” премьерасы гөрләп узды

16 декабрьдә “Галиябану” лирик музыкаль драмада төп рольләрне башкаручы: Бәдигә – Сәвия Сираеваны, Русиянең халык артисткасын, Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисткасын, Галиябану – Чулпан Раянованы ; Хәлил – Вилдан Мисбаховны; Исмәгыйль – Марат Хасановны; Бәдри – Эльмир Хәертдиновны; Галимәбану – Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинаны, Башкортстанның халык артисткасын һәм Татарстанның атказанган артисткасын; Садретдин – Вадим Хәйруллиннны һәм күмәк рольләрдә уйнаган артистларыбызны: Башкортстанның халык артисткасы, Гөлназ Мөхәммәдиеваны, Башкорстанның атказанган артисты Айрат Фатыхоны, Гөлназ Кашапованы, Айгөл Юнысова, Лилия Таҗетдинованы, Ләйсән Алтынбаеваны, Риф Гобөйдуллинны, Айдар Хөснетдиновны, Илшат Салаватовны, Руслан Хисаметдиновны, Фәнил Гайзетдиновны, Динар Тимершәеховны, Азат Вәлиуллинны, Таһир Солтановны тамашачылар көчле алкышларга күмде.

“Галиябану” лирик музыкаль комедиясен сәхнәгә чыгаручы профессиональ команда: режиссеры – Азат Җиһаншин, Башкортстанның халык артисты; рәссамы – Даян Тувалев; костюмнар буенча рәссамы – Алия Бәйрәмгулова; композиторы – Юлай Үзәнбаев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; хормейстеры – Афәрим Акчурин, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; хореографы-Чулпан Әскарова, Башкортстанның атказанган артисткасы.

Премьерадан соң сәхнәгә Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Җиһанша улы Якубов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Әмир улы Дәүләтшин чакырылдылар һәм Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан “Истәлек” медале белән Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сираева Сәвия Гимадлислам кызын бүләкләделәр.

“Галиябану” премьерасы 9,27 гыйнварда күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*