tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышлаган «Сүнмәс яктылык…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

ВИДЕО: Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышлаган «Сүнмәс яктылык…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Шушы көннәрдә татар китабы йортында язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше-тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышлаган «Сүнмәс яктылык…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә Кави Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә кысаларында «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм үзара мөнәсәбәтләрне торгызу» дигән лекторий һәм «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки йөзләр аша тарих» дигән дискуссия планлаштырылган. Татар китабы йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың китапханәсе саклана. Күргәзмә 25 декабрьгә кадәр дәвам итә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*