tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Европа Сабантуе Софиядә узачак
2022 елда Европа Сабантуе Софиядә узачак

2022 елда Европа Сабантуе Софиядә узачак

“Ауропа татарлары альянсы” идарәсе утырышында 2022 елда Европа Сабантуен София шәһәрендә (Болгария)  үткәрү турында карар кабул ителде. Милли бәйрәмгә әзерлек барышы турында “Волжские Булгары” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфия Димитрова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәһәр мэриясенә чара өчен мәйданчыкны раслау турында гариза бирелгән инде. “Бәйрәм матур үтсен өчен, зур эш алып барыла. Бүген без партнерлар һәм подрядчылар белән очрашулар уздырабыз. Туризм һәм спорт департаментлары белән эш җайга салынган”, – диде Димитрова.

Бүгенге видеоконференциядә Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева да катнашты. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән “Ауропа татарлары альянсы” әгъзаларын сәламләде һәм Конгрессның киләсе елга планнары белән уртаклашты. Билгеле булганча, 2022 елда оешма 30 еллыгын билгеләп үтә. Шуны күздә тотып, ватандашларыбыз бу вакыйганы бәйрәм итү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*