12-13 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә Идел буе Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре очрашты. Түбән Новгород өлкә автономиясе вәкиле буларак анда мин дә катнаштым.
Регионнардагы җитәкчеләр һәм актив белән очрашуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев килгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең Федераль округларында татарлар белән очрашуларны 2018 елдан алып оештыра башлады, быел әлеге җыеннарның алтынчысы узды.
Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова быелгы очрашуның Ижау шәһәрендә үтүенә шат булуын белдерде. “Бүгенге көндә Удмуртия Республикасында 100 меңгә якын татар яши. Алар башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып тора һәм берүк вакытта үз телен, динен, мәдәниятен сакларга һәм үстерергә тырыша”, – дип сөйләде оешма җитәкчесе.
Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында оешма җитәкчеләренең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашуы – әлеге очрашуның төп максаты икәнен ассызыклады.
– Россия төбәкләре буенча сәфәрләребез дәвамлы булсын иде. Үз җирлекләрегездә биредә алган тәҗрибәләрегезне дөрес кулланырсыз диеп өметләнәбез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, булган мәгълүматлар белән уртаклашыйк, – диде ул.
Васил Габделгаязович халык санын алу нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәүчеләр саны 16 миллионнан арткан булуы турында да сөйләде:
– Ничек кенә булса да, татарлар Россиядә 5,5 миллионнан ким түгел дип әйтәбез. Әлбәттә, ковид халык санын алуда безгә зур дошман булды. Әлеге чир күп кенә олы яшьтәге милләттәшләребез өчен кыенлыклар тудырды, – дип белдерде Милли Шура рәисе.
Чарада Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, татар иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Миңнемуллин һәм башка күренекле милләттәшләребез катнашты.
Кайбер төбәк автономияләре вәкилләре чыгыш ясады, шул исәптән мин дә (фотода). Регламент бик кысанкы булганга, алай ук күп сөйләп булмады, шулай да үзебезнең өлкә татар автономиясе эшчәнлеге, ничек итеп милли бәяләребез, телебез сакланып килүе, балалар белән бу өлкәдә ничек эшләү турында сөйләдем, өлкә “Ак калфак”, Пильна татарларының “Нур” оешмалары эшчәнлегенә дә тукталып үттем.
Безнең өлкәдә быел турыдан-туры автономия эшчәнлегенә бәйле зур чара – беренче Идел буе сабан туе узар, Аллаһы боерса. Бу милли бәйрәм өлкә губернаторы Глеб Никитин инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырыла. Аның беренчесе нәкъ безнең төбәктә уздырылуы – өлкә автономиясенә зур ышаныч белдерү дигәнне аңлата һәм без бергәләшеп ул ышанычны акларбыз, әлбәттә.
Әинде җыенга килгәндә, ул зур оешканлык белән үтте, кайбер өлкәләрдә тәҗрибә тупладык, аралаштык. Биредәге Дуслык йорты зур соклану хисе уятты, татар автономиясенең офисы да нәкъ шунда урнашкан, иҗади коллективларга да шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, шулай ук балалар белән күп эш алып барыла.
Надирә АБДУЛГАНИЕВА,
Пильна округы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе.
“Туган як” газетасы