tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониянең җирле радиосында дастаннар елына багышланган тапшыру яңгырады
Эстониянең җирле радиосында дастаннар елына багышланган тапшыру яңгырады

Эстониянең җирле радиосында дастаннар елына багышланган тапшыру яңгырады

Шушы көннәрдә Эстониядә җирле радиосында ай саен чыгып килә торган «Дуслык» тапшыруының гыйнвар чыгарылышы эфирда яңгырады. Европада татар телендә чыга торган әлеге радиотапшыруда сүз Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүен исәпкә алып, дастан темасына багышланды.

Сүз уңаеннан, тапшыруның авторы һәм алып баручы Фәүзия Яхина-Һадиуллина, “Идегәй” дастанының эстон теленә тәрҗемә ителүен искә алды.

Танылган галим-тюрколог һәм көнчыгышны өйрәнүче Артур Ласт татар эпосын эстон теленә күчерергә тәкъдим итә. Тәрҗемә шагыйрь Пеетер Илус тарафыннан башкарылган. Тәрҗемә Эстония фольклорына хас булган проза һәм руник шигъри формада эшләнгән.

56 битлек китап иллюстрацияләр һәм карталар белән бастырылган. Бу татар фольклорының классик әсәренең Эстониядә генә түгел, гомумән, Европа илләрендә дә беренче басмасы.

Фәүзия Яхина-Һадиуллина билгеләп үтүенчә, бу хезмәтне башкаруда Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте галимнәргә, язучыларга зур булышлык күрсәткән.

«Дуслык» радиотапшыруының гыйнвар чыгарылыш түбәндәге сылтама ярдәмендә тыңларга мөмкин: https://r4.err.ee/1608841717/duslyk

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*