tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ышанычларны бергәләшеп аклыйсы иде
Ышанычларны бергәләшеп  аклыйсы иде

Ышанычларны бергәләшеп аклыйсы иде

12-13 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә Идел буе Феде­раль округының татар оешмала­ры җитәкчеләре очрашты. Түбән Новгород өлкә ав­тономиясе вәкиле буларак анда мин дә катнаштым.

Регионнардагы җитәкчеләр һәм актив белән очрашуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья та­тар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Баш­карма комитеты җитәкчесенең бе­ренче урынбасары Марс Тукаев килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең Федераль округларын­да татарлар белән очрашуларны 2018 елдан алып оештыра баш­лады, быел әлеге җыеннарның ал­тынчысы узды.

Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова быел­гы очрашуның Ижау шәһәрендә үтүенә шат булуын белдерде. “Бүгенге көндә Удмуртия Респу­бликасында 100 меңгә якын та­тар яши. Алар башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып тора һәм берүк вакытта үз телен, ди­нен, мәдәниятен сакларга һәм үстерергә тырыша”, – дип сөйләде оешма җитәкчесе.

Васил Шәйхразыев үзенең чы­гышында оешма җитәкчеләренең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашуы – әлеге очрашуның төп максаты икәнен ас­сызыклады.

– Россия төбәкләре буенча сәфәрләребез дәвамлы булсын иде. Үз җирлекләрегездә биредә алган тәҗрибәләрегезне дөрес кулланырсыз диеп өметләнәбез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, булган мәгълүматлар белән уртаклашыйк, – диде ул.

Васил Габделгаязович халык са­нын алу нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәүчеләр саны 16 милли­оннан арткан булуы турында да сөйләде:

– Ничек кенә булса да, татарлар Россиядә 5,5 миллионнан ким түгел дип әйтәбез. Әлбәттә, ковид халык санын алуда безгә зур дошман булды. Әлеге чир күп кенә олы яшьтәге милләттәшләребез өчен кыенлыклар тудырды, – дип бел­дерде Милли Шура рәисе.

Чарада Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, та­тар иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Миңнемуллин һәм башка күренекле милләттәшләребез кат­нашты.

Кайбер төбәк автономияләре вәкилләре чыгыш ясады, шул исәптән мин дә (фотода). Регла­мент бик кысанкы булганга, алай ук күп сөйләп булмады, шулай да үзебезнең өлкә татар автономия­се эшчәнлеге, ничек итеп милли бәяләребез, телебез сакланып килүе, балалар белән бу өлкәдә ни­чек эшләү турында сөйләдем, өлкә “Ак калфак”, Пильна татарларының “Нур” оешмалары эшчәнлегенә дә тукталып үттем.

Безнең өлкәдә быел турыдан-туры автономия эшчәнлегенә бәйле зур чара – беренче Идел буе сабан туе узар, Аллаһы боерса. Бу милли бәйрәм өлкә губернаторы Глеб Никитин инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырыла. Аның бе­ренчесе нәкъ безнең төбәктә узды­рылуы – өлкә автономиясенә зур ышаныч белдерү дигәнне аңлата һәм без бергәләшеп ул ышанычны акларбыз, әлбәттә.

Әинде җыенга килгәндә, ул зур оешканлык белән үтте, кайбер өлкәләрдә тәҗрибә тупладык, аралаштык. Биредәге Дуслык йор­ты зур соклану хисе уятты, татар автономиясенең офисы да нәкъ шунда урнашкан, иҗади коллек­тивларга да шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, шулай ук балалар белән күп эш алып ба­рыла.

Надирә АБДУЛГАНИЕВА,

Пильна округы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*