Һәр ел башкалабызда Татарстан Республикасы көннәре уза. Быел Мәскәү 23-25 август көннәрендә татарстанлыларны кабул итте. Гадәттәгечә, күп кенә мәдәни чаралар – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, тантаналы ачу, иҗади коллективлар, танылган артистлар катнашында концерт һ.б. узды.
Кайбер чараларда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин да катнашты. Алар мәгариф өлкәсенә информацион технологияләрне кертү турында үзара килешү дә төзеделәр.
Әлбәттә, бүләкләүләр дә булды. Бүләкләнүчеләр арасында чыгышы белән Уразавылдан булган, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Дина Аляутдинова да бар иде. Дина ханым озак еллар инде ТРның РФсендәге вәкаләтле вәкиллегендә хезмәт итә, аның катнашы һәм ярдәме белән күп эшләр башкарыла, элемтәләр урнаштырыла.
Күпьеллык намуслы хезмәтен исәпкә алып, аңа “Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләренең атказанган хезмәткәре” исеме бирелде. Дина Зиннуровнаны ихластан югары исем бирелүе белән котлыйбыз, шундый якташларыбыз булуы барыбыз өчен дә горурлык!
Наилә ЖИҺАНШИНА.