tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле ветеран
????????????????????????????????????
????????????????????????????????????

Хөрмәтле ветеран

26 август көнне Сергач шәһәре үзенең 244 нче туган көнен билгеләп үтте. Ул узган елга йомгак ясау, җирлекне төзекләндерүче, уңайлы һәм динамик рәвештә үстерүче предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәтләрен хөрмәтләү өчен бер дигән сәбәп булып тора.

Матур традиция буенча быел да шәһәр көне бүләкләре үз ияләрен тапты. Алар арасында милләттәшләребезнең дә шактый булуы аеруча сөендерде. Мәсәлән, Сергач муници­паль округы депутатлар Советы карары нигезендә Камканың аксакалы, укытучы-ветеран, “Туган як” газетасының Кави Нәҗми премиясе лауреаты Дамир Башкуровка “Хөрмәтле ветеран” исеме бирелде. Моны раслаган Диплом һәм күкрәк билгесен аңа округ җитәкчеләре Олег Радаев һәм Равил Мангушев тапшырды (фотода).

Бар гомерен дистәләгән буынга белем-тәрбия бирүгә багыш­лаган хөрмәтле Дамир Әнвәр улын шушы исеме белән ихлас- тан котлыйбыз, аңа нык саулык, озын гомер телибез.

Румия ХАМЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*