tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары бүләк иясе
Югары бүләк иясе

Югары бүләк иясе

Һәр ел башкалабызда Татарстан Республика­сы көннәре уза. Быел Мәскәү 23-25 август көннәрендә татарстан­лыларны кабул итте. Гадәттәгечә, күп кенә мәдәни чаралар – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу, язу­чылар, шагыйрьләр белән очрашу, тантана­лы ачу, иҗади кол­лективлар, танылган артистлар катнашында концерт һ.б. узды.

Кайбер чараларда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин да катнашты. Алар мәгариф өлкәсенә информацион технологияләрне кертү турында үзара килешү дә төзеделәр.

Әлбәттә, бүләкләүләр дә булды. Бүләкләнүчеләр арасында чыгышы белән Уразавылдан булган, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Дина Аляутди­нова да бар иде. Дина ханым озак еллар инде ТРның РФсендәге вәкаләтле вәкиллегендә хезмәт итә, аның катнашы һәм ярдәме белән күп эшләр башкарыла, элемтәләр урнаштырыла.

Күпьеллык намуслы хезмәтен исәпкә алып, аңа “Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләренең атка­занган хезмәткәре” исеме бирелде. Дина Зиннуровнаны ихластан югары исем бирелүе белән котлыйбыз, шундый якташларыбыз булуы барыбыз өчен дә горурлык!

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*