28 нче октябрьдә Советский шәһәрендә “Каз өмә”се бәйрәме үтте. Нәрсә соң ул, өмә? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр.
Җиргә кар төште, Мәгәбә ханым “Сердәш”ләрне өмәгә дәште. Кунакчыл Рәшит ага белән Мәгәбә ханым Галиевлар гаиләсен Советский шәһәрендә белмәгән кешеләр бармы икән? Әйтелгән вакытка милли кием кигән кызлар өмәгә иртүк килеп җитте. Хуҗабикәнең самавыры кайнаган, чәй өстәле әзерләнгән. Исәнлек – саулык сорашып, чәйләп алганнан соң, кызлар – егетләр “Бисмилла”ны әйтеп эшкә керештеләр. Җырлый-җырлый, уен – көлке белән бергә үрелеп баргач, эшнең үткәнен сизмәдек тә, диләр, кызлар. Белә идегезме? Каз – үрдәк йолыкканда ир – атларга керергә ярамый. Монысында уйлап – эш иткәннәр. Шаяртусыз үтмәгән бәйрәм. Башына яулык япкан, ир – атны бик тиз борып чыгаралар алар! Озакта үтми, казлар – үрдәк йолкынып, эчләре алынып, аяк – башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Май канатлары һәм мамык мендәр ясала.
Өмәдә иң күңелле вакыт җитте. Чистартылган казларны – үрдәкләрне көянтә башларына элеп, кызлар су буена юарга баруын түземсезлек белән көттеләр. Шуның өчен дә эшне бик тиз башкардылар, кызлар. Сыдырылган каурый канатларны алып, яшүсмер кызлар да апалардан калышмады. Калышу гынамы соң? Алар алдан каурый канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата бардылар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен, дигән, теләк белән эшләнде.
Су буеннан кайтуга хуҗабикәнең каз тәбикмәге дә әзер иде. Чәйләргә вакыт! Ә кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан ханымнар ашка чакырыла. Йола буенча табынга шулпалы токмачлы аш, зур табада итле бәлеш пешерергә, кай арада өлгергән бу, хуҗабикә? Халыкта кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән бит, дуслар. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке “Сердәш”ләргә, “Ак калфак”лы ханымнарга ел буена җитәрлек дәрт биргәндер, диясе килә. Барлык шартларны да искә алып, халкыбыз йолаларын искә төшерү, аларны саклау, үстерү өстендә зур хезмәт башкарган Советский шәһәре “Ак калфак”лыларының һәр башкарган эше киләчәктә дә уң булсын. Хуҗаларның кош – кортлары киләсе елда да күп булсын. Милләттәшләребезнең халкыбыз йолаларын кайтару өстендә башкарган һәр эшенә башкалар да кушылсын иде!
Гөлчәчәк Фәтхулова,