tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында торгызылган тарихи мәчет ачты
Миңнеханов Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында торгызылган тарихи мәчет ачты

Миңнеханов Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында торгызылган тарихи мәчет ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яңадан торгызылган тарихи мәчет ачу тантанасында катнашты.

1879 елгы мәчет архитектура һәйкәле санала. 337,6 кв.м мәйдандагы манаралы агач мәчет — XIX гасыр татар агач сәнгате үрнәге. Ул Казан губерниясе идарәсе раслаган проект буенча төзелгән. Реставрация эшләре 2019 елның 5 гыйнварында башланган, 2021 ел октябрендә тәмамланган. Мәчет реставрациясенә бүленгән гомуми акча күләме 54,09 млн сум.

Тантананы коръән хафиз Саид Камаль Коръән аяте белән ачып җибәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Шушы вакыйга белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Җомга көн хәерле булсын! Бүген төзекләндерелгән мәчетне ачып җибәрәбез. 140 ел элек ата-бабаларыбыз нигез салган мәчетне кайтардык. Безнең дин, халык өчен мәчет файда китерер дип уйлыйм. Безнең горурлык бу», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты. Ул Киләсе елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Казанда да Җәмигъ мәчетенә нигез саласы барлыгын әйтте.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*