tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә Татарстан Республикасының “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды
Омск шәһәрендә Татарстан Республикасының “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды

Омск шәһәрендә Татарстан Республикасының “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды

Омск шәһәрендә Татарстан Республикасының “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Бәйрәм тамашасы хуҗаларның – Омск өлкәсенең “Умырзая” Халык татар-башкорт ансамбле чыгышы белән башланып китте. “Умырзая” чыгышыннан соң залга җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде.

Ул катнашучыларга Омск төбәгендә конгресс ярдәмендә узган чаралар: Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыены, Үләнкүл авылында Татар утарын ачу, Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы һ.б. хакында сөйләде.

Шулай ук биредә май ае башында Большеречье районы Каракүл авылында булган янгын хакында сүз барды. Әлеге фаҗигадән соң Татарстан һәм бөтен Татар дөньясы авыл халкына ярдәм кулын сузды, сентябрь башында Каракүлнең 360 еллыгы бәйрәме белән бергә өй туйлары үткәрелде.

Марс Тукаев милләттәшләребезнең көче бердәмлектә булуына басым ясады һәм октябрь аенда башланып киткән Халык санын алуда актив катнашырга, һәр татар гаиләсенә, һәр татар кешесенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Омск өлкәсе белән бәйле проектларның дәвам итүен, озакламый Большеречье бистәсендәге тарихи-мәдәни үзәк территориясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдыручы татар утары төзеләчәген хакында сөйләде, арадашчылыкта озак еллар буе дәвам итеп килгән мәсьәлә – Большеречье бистәсендә Мөселман зыяраты өчен җир бүлеп бирелүен белдерде.

Моннан тыш, Марс Тукаев  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның 30 елдан артык милләтебезгә хезмәт итүче “Умырзая” Халык татар-башкорт ансамбленә концерт баяны бүләк итеп бирү карарын җиткерде. Омск тамашачысы әлеге хәбәргә көчле алкышлар белән сөенечен күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*