Үзенең үткәне өйрәнелеп, киләчәк буыннарга тарихи басмалар әзерләнеп калучы төбәкләр бәхетле авыллар дип санала. Шулай ук үзләренең ерак бабаларын барлап, буыннар чылбыры турында шәҗәрәләрен булдырган нәселләр дә бәхетлеләрдән. Чөнки нәсел җепләре өзелмичә киләчәк буыннарга тапшырыла дигән сүз. Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларының берсе – үз тарихыңны белү, диләр. Юлбат авылында яшәүче Наил Галиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булу белән бергә, әнисе ягыннан 11, әтисенең 10 буын бабасын ачыклап, нәсел шәҗәрәләрен төзүгә ирешкән.
“СЫЕРНЫ САТЫП ЗАЕМ ТҮЛӘДЕК”
Наил Тимергали улы Галиев 1942 елның 15 февралендә Юлбат авылында туган. “Әти белән әни өйләнешеп, 1939 елда Донбасска киткәннәр. Сугыш башланганда әнием минем белән йөкле булган. Әтием фронтка алынгач, әниемнең авылга кайтып китмичә чарасы калмаган. Поездны әллә ничә тапкыр бомбага тоттылар, 1 айдан артык кайттык, дип сөйләгәне истә калган. 14 февральдә кичтән әниләр басудан атларга салам төяп кайтканнар. Таң алдыннан мин дөньяга килгәнмен. Кырык көннән соң әнине урман кисәргә җибәргәннәр. Мине үзе дә күкрәк балалы бригадир Мәгьрүфә апа имезеп торган”, – дип сөйли Наил абый. Әтиләре фронттан кайткач, гаиләдә тагын өч бала туа. Ул чорда күргән авырлыклар Наил абыйның сабый күңеленә бик тирән кереп урнашкан. Кешеләрнең үзәгенә үткән заемны әтиләре сугыштан исән-сау кайткан гаиләләргә өчләтә артык яздырганнарын, бер елны соңгы сыерны сатып түләгәннәрен бүген дә әрнеп искә ала ул. Әти-әнисе колхоз эшеннән кайтып кермәсәләр дә, бер бөртек керем булмый. Гаиләдә дүрт бала, авыру әби, бердәнбер тамак туйдыру чыганагы булган сыерсыз да калалар. Әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнарга урта белем алу да түләүлегә әйләнә. Башкача укырга мөмкинлек булмагач, Наил абый 1956 елда Сатыш җидееллык мәктәбен тәмамлап, колхозда эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң шофер булып эшли, кичке мәктәптә урта белем ала. Бар яктан булдыклы, оста оештыру сәләтенә ия егетне бригадир итеп билгелиләр. 1972 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге ала. Комплекслы бригада бригадиры булып билгеләнеп, әлеге хезмәткә бөтен һөнәри осталыгын, сәләтен, көчен бирә. Колхозны республика күләмендә алдынгылар рәтендә таныта. 1974 елда аны тагын да җаваплырак вазифага – партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Ул чор кешеләре Наил Тимергали улының колхозчыларның мәнфәгатьләрен кайгырткан үзе зирәк, үзе тыйнак җитәкче булуын бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Әлеге үтә җаваплы вазифаны ул 17 ел башкарып, 1992-1994 елларда терлек азыгы хәзерләү буенча рәис урынбасары булып эшли. 1995 елдан лаеклы ялга чыкканчы кабат бригадир булып хезмәт куя. Фәүзия ханым белән иңне-иңгә куеп яши башлауларына 50 ел булган, узган ел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Әти-әни үрнәгендә дүрт бала – Гөлназ, Нияз, Зөлфәт, Гөлнар да тырыш, хезмәт сөючән булып тәрбияләнеп, бүген бәхетле әби-бабайның дүрт оныкка сөенеп яшәгән көннәре. Мәгънәле, матур яшәлгән тормышның иң матур үрнәге Фәүзия апа һәм Наил абый Галиевлар мисалыдыр, мөгаен.
ТАРИХ БӨРТЕКЛӘП ЯЗЫЛА
“Электән үк нәселебез тарихы белән кызыксынуым көчле иде. 1955-1956 елларда ук клубларда олыларның борынгыларны сөйләшеп утырганнары истә калган. Әтиемнең туганнары Иксан, Җиһанша абыйлардан, авылыбыз өлкәннәреннән дә тамырларыбыз турында күп сораштым. Элек бабайларны да юньләп белми идек. Минем әтием Тимергали 1912 елда туган. Әтинең 2-3 яшьлек энесе белән сеңлесе (Бибиниса, Исламгәрәй) һәм әтиләре 1872 елгы Мөхәммәтгали бабам 1921 елгы ачлыктан үлгәннәр. Бабай Иске Икшермә авылына ачлыктан гаҗиз булып, ярдәм сорап киткән булган. Шунда үлеп калып, шул авыл зиратына җирләнә. Әтигә ул вакытта 8 яшь була, шуңа үзе хәер сорашып тамак туйдыра алгандыр. Ул өч туганнан берүзе генә үсә. Әбием Фәхерниса: “Балаларым, әни, ипи бир”, дип, тилмереп ачка үлделәр, – дип елый-елый сөйли иде”, – дип нәсел язмышлары белән таныштыра Наил абый. Ул чор кешесенең нәсел барлаудан бигрәк, төп тамак туйдыру кайгысы булса да, шәҗәрәләр төзү борынгыдан килә.
Наил абый Галиев бүген әтисе ягыннан 10 буын, әнисенең җепләре буенча 11 бабасының нәсел шәҗәрәсен ясаган. Моның өчен әлбәттә, күп эзләнү, тарих төпкелләрен актару, тарихи яктан бай мәгълүматлы булу сорала. “Авылдашыбыз Илдар Сафин төбәгебез тарихын өйрәнүгә зур көч куйды. 2010 елда мин дә кызыксынып берничә тапкыр аның белән Казан архивына бардым. Илдар Сафин күп чыганакларны өйрәнеп, архивларда озак эзләнү эшләре алып барып, 2014 елда “Юлбатым, Ямбулатым” дигән китап нәшер итте. Юлбат авылы борынгы документларда Ямбулат (Янбулат) атамасы белән бирелүе билгеле. Аның килеп чыгышы турында фаразлар күп. Тарих өчен һәр мәгълүмат кадерле, ул бөртекләп җыела. Илдар Фатхуллович архивлардан алган ревизия сказкалары күчермәләреннән файдаланып, мин акрынлап шәҗәрә төзү эшенә кереп киттем”, –дип сөйли ул. Авыл тарихын яхшы белү аңа нәселен барлауда эшне күпкә җиңеләйтә. Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр, диләр. Юлбатның тагын бер авыл җанлы улы – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев архивлардан эзләтеп Юлбатның 1834-1918 еллардагы мәчет метрика китапларының гарәпчәдән тәрҗемәсен бүләк итүе ифрат кадерле һәм бәһасез чыганакка әйләнә. Әлеге искиткеч байлык бер яктан нәсел шәҗәрәләрен ачыкларга зур ярдәм итсә, икенчедән, борынгы бабаларыбызның яшәешен, халыкның тормышын, көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирә. Борынгы белән бүгенгене тоташтыручы әлеге тарихи ядкарь үзеннән үзе шул чорга алып кайта.
БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ БУЙЛАП…
“1710 елны узган ландрат переписы буенча Янбулат (Юлбат) авылында 11 хуҗалык булуы әйтелә, шуның сигезендә 38 кеше яшәгән. Өч хуҗалыкның башкорт ягына күчеп китүе турында язылган. Авылда калган 8 хуҗалыкның берсе Муса (1681-1738) минем ерак бабам булган. Ул – Янбулат авылына килеп төпләнеп нигез салучыларның берсе. 1716 елгы ревизская сказкада Муса Сәетовка 35 яшь дип язылган. Шуннан Мусаның әтисе Сәет булганлыгы ачыкланды, ул 1647 елда туган булырга тиеш. Ул чорда кешенең туган елы язылмаган, яше генә күрсәтелгән. Мин аны ревизская сказка ничәнче елда үткәрелгән һәм бу елны ничә яшьтә булганлыгыннан чамалыйм. Мусаның ихатасы бүгенге көндә Илназ Вәлиевлар хуҗалыгы тирәсендә булганлыгы билгеле. Мусаның 1721 елда Марадым исемле малае туа. Аның Тимербай һәм Сәйфелмөлек дигән уллары булуы билгеле. Тимербайның да өч улы– Исхак, Ихсан, Искәндәр туа. Тимербай ягыннан безнең нәсел киткән. Тарихта 1812 елны французларга каршы сугыш булуы теркәлгән. Исхакның шул сугышта катнашуы да билгеле. Ул сугышка 41 яшендә киткән, 17 яшьлек Мөхәммәтрәхим исемле малае калган. Тормыш алып барырга кирәклектән, әнисе улын 19 яшьлек кызга өйләндереп, 19 яше тулганда Мөхәммәтрәхимнең малае туган. Бер тармак шулай киткән. 1745 елда туган ерак бабам- Тимербайдан соң Искәндәр (1781-1847), Әхтәм (1807-1892), Әхмәди (1830-1894) , Мөхәммәтгали (1872-1921) бабайлар, аннан әтием Тимергали (1912-1979) туган. Нәселебездә төп игенчелек, шулай ук сәүдә, тегүчелек белән дә шөгыльләнгәннәр”, -дип сөйли Наил абый. Наил абый Галиев йортының бер бүлмәсе үзе үк архивны хәтерләтә. Ул һич авырыксынмыйча дәфтәр-дәфтәр ревизия сказкаларын үзенә күчергән, халык саны алу беркетмәләрен, кыскасы, һәр мәгълүматны теркәгән. Мәсәлән, 1742, 1762 елгы Мәскәүдән кайтарылган ревизская сказкалар борынгы рус алфавиты белән язылган. Шуларны укырга тырышыр өчен аңа интернеттан борынгы алфавитны да өйрәнергә туры килгән.
Наил абый бүген оныкларына зур мирас – 11 буыннан торган нәсел шәҗәрәсе төзеп биргән. Алай гына да түгел, нәсел җепләре белән кызыксынган 30лап авылдашына да шәҗәрә ясарга туры килгән. “Башкаларның шәҗәрәсен өйрәнгәндә шуңа игътибар бирдем: һәр нәселнең холык-фигыле, тырышлыгы, булдыклылыгы буыннар чылбыры буйлап килә. Нәселдәнлекнең күчеп баруы, яманы да, яхшысы да каннан килә дигәннәре хак. Авылыбызда бик затлы, көчле нәселләр күп”, – ди ул. Тамырлары әлеге авылдан булып, Австралиядә яшәүче бер ханым да Наил абыйдан үзләренең нәсел шәҗәрәсен ясатып алып китә.
“Бик кызыклы, кроссворд чишкән шикелле мавыктыргыч эш, бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә. Үзеннән үзе җепләрнең төеннәрен чишкән шикелле әкренләп алга барасың. Тик бу эшнең рәтен белеп, берсенә-берсен бәйләп алып барырга кирәк. Чишмәләр агып чыгып, бер инешкә кушылган кебек, нәсел чылбырларын табу да чишмә башын табу белән бер”, – ди Наил абый Галиев.
Чыганак: saby-rt.ru