tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казандагы яшь пар никахын ЗАГСта теркәп, Россия Президентын сайлау участогына барды
Казандагы яшь пар никахын ЗАГСта теркәп, Россия Президентын сайлау участогына барды

Казандагы яшь пар никахын ЗАГСта теркәп, Россия Президентын сайлау участогына барды

Казанда яшәүче Илмир һәм Гөлфия Идрисовлар «Казан» гаилә үзәгендә никахларын рәсмиләштереп, 55нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына барды һәм Россия Президенты сайлауларында катнашты.

«Ике ел элек эшли торган җиребездә – авиация заводында таныштык. Озакламый, очраша башладык. Никахыбызны рәсми төстә теркәвебез Россия Президенты сайлаулар көненә туры килде. Бу аңлап уйлап кабул ителгән карар. Без – дәүләтебезнең демографик үсеше өчен, Аллаһы боерса, балабыз да булачак. Һәркем киләчәкне үзе сайлый, шуңа күрә без Президент сайлауларына баруны кирәк дип таптык. Никахыбызны теркәү һәм шуннан соң сайлауларга барып тавыш бирү – гражданлык позициясе», – дип сөйләде алар «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илмир Идрисов Татарстанның Буа шәһәрендә туган, ә хатыны Гөлфия – Чиләбе өлкәсеннән. «Бу көн гомерлеккә истә калачак. Киләчәктә балаларыбызга: «Никахыбызны рәсмиләштергәндә сайлауларда да катнашкан идек», – дип искә алып сөйләрбез. Туйдан соң, гадәттә, күңел ачу урыннарына баралар, ә безнең өчен иң әһәмиятлесе – сайлау участогына барып, тавыш бирү иде. Дусларыбыз, туганнарыбыз да безнең белән монда, алар да безнең өчен сөенде», – диде Гөлфия Идрисова.

«Без күзаллаган илнең лидеры – гаилә җанлы, ышанычлы, алга күреп эш итә белгән кеше, безнең якты киләчәгебезне уйлап, инновацияләр кертә торган шәхес, дип уйлыйбыз», – диде Илмир һәм Гөлфия Идрисовлар.

Гөлфия Идрисова балачагында сайлауларда катнашканын искә алды. «14 яшьтә паспорт алгач, тавыш бирергә барган чакны хәтерлим. Мин үземне шундый җаваплы хис иткән идем», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*