tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге гамәлләр кылу ае
Изге гамәлләр кылу ае

Изге гамәлләр кылу ае

Атна башында Самараның Җәмигъ мәчетендә Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин пресс-конференция үткәрде.

Журналистларның сорауларына “Туган тел” өлкә җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин да җавап бирделәр. Сүз, әлбәттә, ураза тоткан кешеләрнең яшәү рәвеше һәм Аллаһы юлында эшләгән яхшылыклары турында барды.

– Рамазан ае — яхшы гамәлләр кылу вакыты. Мөселманнар көнозын ашау-эчүдән тыелып тору белән генә чикләнмиләр, рухи яктан да үсәргә тырышалар. Үз теләге белән ураза тоткан кеше мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең хәлен аңлый башлый, ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә тырыша, — дип сөйләде кереш сүзендә Талип хәзрәт.

Ул ай буе бөтен мәчетләрдә дә егерме рәкәгатьле Тәравих намазы укылуы турында да хәбәр итте. Бу гамәл табынучыга Аллаһы рәхмәтен алырга булыша. Кайбер мәчетләрдә көн саен Коръәннең утыздан бер өлеше укыла. Шулай итеп, ай ахырына кадәр Коръәнне тулысынча укып чыгалар. Быел бу гамәл Вагыйз хәзрәт мәчетендә үтәлә.

Журналистлар ифтар мәҗлесләренең ничек итеп оештырылуы һәм үткәрелүе белән дә кызыксындылар. Мөфти бу чараларның туган-тумачалар өчен – өйләрдә, ә киң җәмәгатьчелек өчен мәчетләрдә үткәрелүе турында сөйләде.

Оештыручының матди хәленә карап, өстәлләр ризыктан сыгылып торырга да, тыйнак кына булырга да мөмкин. Иң мөһиме, килгән кешенең тамагы туярга тиеш. Мәчетләрдә үткәрелгән күләмле мәҗлесләрнең чыгымнарын берничә кеше дә каплый ала, ә оештыру мәшәкатьләрен мәчеткә йөрүчеләр үз өстенә ала. Шулай ук Талип хәзрәт мәчет йортында берничә ел рәттән куелган “Рамазан чатыры” турында да әйтеп үтте. Билгеле булганча, анда чакырылмаган кешеләр дә килеп авыз ача ала. Шунысы да бар, биредә ислам динендәге төрле милләт халыкларының милли ашларыннан авыз итәргә була.

– Ислам — бер милләт дине генә түгел. Ачык миграция сәясәте нәтиҗәсендә гасырлар буе төрле милләт халык-лары өлкәбезгә килеп эшли, яши ала. Әлбәттә, төп халыклар килгән кешеләрнең милли ашлары, киемнәре, тормыш рәвешләре белән таныша, үзләшү процесслары бара.

Төрле милләт халыклары берсен-берсе яхшырак белеп, дуслашып, берләшеп, йөрешә башлыйлар. Дөрес, быел, һава торышы суык булу сәбәпле, чатыр куелмады. Ләкин кайсы да булса милләт халкы шундый авыз ачу оештырырга тели икән, барлык мәчетләрнең дә ашханәләре бар, ишекләре һәркемгә дә ачык, — дип ассызыклады.

Диния нәзарәте рәисе 13 мартта Самараның бөтен мәчетләрендә дә уздырылачак шәһәр ифтары турында хәбәр итте. Ә 20 мартта «Солидарность Самара Арена»да беренче тапкыр өлкә ифтары көтелә. Аны оештыруда да төрле милләт халыклары катнашырга теләк белдергәннәр. Кемдер акчалата, кемдер ашамлык-эчемлек белән ярдәм итәр, кемдер волонтер буларак катнашыр.

Әлбәттә, татар милли оешмалары да бу эшкә актив алындылар. “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров билгеләп үткәнчә, быел 35 еллык юбилеен уздырырга әзерләнүче “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте дә, Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә булып, шундый зур чараларны бергәләшеп үткәрәләр.

– Татарлар үз динен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үзгәрешсез алып бару өчен зур тырышлык куялар. Без ислам динен тынычлык дине итеп күрсәтү өчен бертуктаусыз эшлибез һәм уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Рамазан ае ахырына кадәр безнең оешма мәчетләргә һәм волонтерларга ифтар мәҗлесләре үткәрүдә ярдәм итеп торачак, — дип белдерде Ильяс Шәкүров.

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин үз фонды эшчәнлеге белән таныштырды, конфессияара мөнәсәбәтләргә тукталып үтте. Быел көзен төрле милләтләр һәм диннәр вәкилләре катнашында уздырылачак “Берләшү ноктасы” чарасы турында хәбәр итте. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланачак. Бу идеяне башка төп диннәр вәкилләре дә хуплаганнар.

Шулай ук Гомәр Мулланур улы Идел буенда ислам дине кабул ителүгә багышланган 18 минутлык фильм төшерелүе турында да сөйләде, тиздән ул киң аудиториягә дә җиткереләчәк.

Ахырда мөфти журналистларга рәхмәтләрен белдерде һәм 2024 елның “Гаилә елы” булуын исебезгә төшерде.
— Диннәребез, милләтләребез төрле булса да, гаилә кыйммәтләре барыбызда да бертөрле. Көнбатыш илләре гаилә турында ялган кыйммәтләр уйлап чыгаралар һәм безгә дә шуларны сеңдерергә тырышалар. Без уздырырга теләгән чаралар халкыбызның рухын ныгытыр, гореф-гадәтләребезне, диннәребезне саклап, киләчәк буыннарга да түкми-чәчми илтеп җиткерергә мөмкинлек бирер, — дип йомгаклады пресс-конференцияне Талип Яруллин.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*