tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә бәхете – бер-береңне аңлап яшәүдә
Гаилә бәхете – бер-береңне аңлап яшәүдә

Гаилә бәхете – бер-береңне аңлап яшәүдә

Һәркемгә туган ягы, туган авылы, авылдашлары якын, кадерле була торгандыр. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан Яңа Сәет авылы да үзенең уңган-булган, талантлы кешеләре белән башка авыллардан аерылып тора кебек миңа.

Авыл уртасында төзеклеге, матурлыгы белән тирә-юньгә ямь биреп бер йорт утыра. Аның яныннан гаҗәпләнмичә үтеп китә алмыйсың. Мин дә, хуҗалары инде олы яшьтәгеләр бит, бу матурлыкны кем тудырган, дип, сокланып, ихатага уздым.

Капка төбеннән үк – тәртип. Һәр әйбернең – үз урыны. Ә өйдә шатлык-куанычлы вакыйга икән – Расил абый белән Наҗия апаның балалары, туганнары җыелган. Мине дә күптән көткән кунактай каршы алдылар.

Яңа Сәет авылында гомер кичергән Нургали бабайның улы ул Расил абый. 1939 елда дөньяга килә. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Ул чорларда егет кеше өчен хәрби хезмәттә булу зур горурлык саналган. Казахстанда, Балхашта булып, дүрт ел хезмәт итеп кайта. Туган авылына кайтып кергән көнне авыл яшьләре Тат. Бүләр авылына кичке уенга төшәләр. Күрше авылның иң чая, иң җитез кызы Наҗия солдаттан кайткан егетне күреп алу белән:

– Кызлар, бу егет минеке, күз салмагыз, – ди.

Ходайның әмере шулай булгандыр, 1962нче елның 1 маенда танышалар да 22 июльдә никах та укыталар.

Расил абый ул көннәрне искә алып, менә ниләр сөйли:

– Наҗия апагыз бик чибәр, уңган, елмаеп кына торган кыз иде. Колхоз идарәсенә төшеп, өй ләнә семне әйткәч, Наил Хәбибуллин: ”Колхозның иң тырыш кызын аласың икән. Менә минем атны җик, тарантасны да ал!” – диде. Минем баш күккә тиде, иң зур бүләк булды

Бәләкәй генә өйдә яшәсәләр дә, күңелләре киң, мәхәббәтләре гомерлек булып, һәр туган көнне куанып каршы алалар. Әти-әниләренең ризалык- бәхиллеге дә гомерлек юлдаш булгандыр.

1989 елда зур итеп яңа йорт җиткереп керәләр Маннановлар. Муллыкка, бәрәкәткә нигезләнгән йортта тәгәрәшеп биш бала үсә. Наҗия апа 36 ел колхозда сыер сава, Расил абый 40 елдан артык фермада намуслы хезмәт куя. Бүгенге көндә алар 11 онык, өч оныкчыкның яраткан әби-бабасы.

Гөлчәчәк Җәлилова

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*