tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юлбаттан Наил Галиев әни -әтисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан
Юлбаттан Наил Галиев әни -әтисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан

Юлбаттан Наил Галиев әни -әтисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан

Үзенең үткәне өйрәнелеп, киләчәк буыннарга тарихи басмалар әзерләнеп калучы төбәкләр бәхетле авыллар дип  санала. Шулай  ук үзләренең ерак бабаларын барлап, буыннар чылбыры турында шәҗәрәләрен булдырган нәселләр дә бәхетлеләрдән. Чөнки нәсел җепләре өзелмичә киләчәк буыннарга тапшырыла дигән сүз. Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларының берсе – үз тарихыңны белү, диләр. Юлбат авылында  яшәүче Наил Галиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булу белән бергә,  әнисе ягыннан 11, әтисенең 10 буын  бабасын ачыклап,  нәсел шәҗәрәләрен төзүгә ирешкән.

“СЫЕРНЫ САТЫП ЗАЕМ ТҮЛӘДЕК”

Наил Тимергали улы Галиев 1942 елның 15 февралендә  Юлбат­ авы­лында туган. “Әти белән әни өй­ләнешеп, 1939 елда  Донбасска кит­кәннәр. Сугыш башланганда әни­ем минем белән йөкле булган. Әти­ем  фронтка алынгач,  әниемнең  авылга кайтып китмичә чарасы калмаган.   Поездны әллә ничә тапкыр бомбага тоттылар, 1 айдан артык кайттык, дип сөйләгәне истә калган. 14 февральдә кичтән әниләр басудан атларга салам төяп кайтканнар. Таң алдыннан мин дөньяга килгәнмен. Кырык көннән соң әнине урман кисәргә җибәргәннәр. Мине үзе дә күкрәк балалы  бригадир Мәгьрүфә апа имезеп торган”, – дип сөйли Наил абый. Әтиләре фронттан кайткач, гаиләдә тагын өч бала туа. Ул чорда күргән авырлыклар Наил абыйның сабый күңеленә бик тирән кереп урнашкан. Кешеләрнең үзәгенә үткән заемны әтиләре  сугыштан исән-сау кайткан гаиләләргә өчләтә артык яздырганнарын, бер елны соңгы сыерны сатып түләгәннәрен  бүген дә әрнеп искә ала ул. Әти-әнисе  колхоз эшеннән  кайтып  кермәсәләр дә,  бер бөртек  керем булмый.   Гаиләдә дүрт бала, авыру әби, бердәнбер тамак туйдыру чыганагы булган сыерсыз да калалар.  Әтиләре сугыштан исән-сау кайтканнарга урта белем  алу да түләүлегә әйләнә. Башкача укырга  мөмкинлек булмагач,  Наил абый 1956 елда Сатыш җидееллык мәктәбен тәмамлап,  колхозда эшли башлый. Армия хезмәтеннән  соң шофер булып эшли,  кичке мәктәптә  урта белем ала.  Бар яктан булдыклы, оста оештыру сәләтенә ия егетне бригадир итеп билгелиләр. 1972 елда  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тә­мамлап, агроном белгечлеге ала. Комплекслы бригада бригадиры булып билгеләнеп, әлеге хезмәткә бөтен һөнәри  осталыгын, сәләтен, көчен бирә.  Колхозны республика күләмендә  алдынгылар рәтендә таныта. 1974 елда аны тагын да  җаваплырак вазифага – партия оешмасы сек­ретаре итеп билгелиләр. Ул чор ке­ше­­ләре Наил Тимергали улының колхозчыларның мәнфәгатьләрен кайгырткан үзе зирәк, үзе тыйнак җитәкче булуын бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Әлеге үтә җаваплы  вазифаны ул 17 ел башкарып, 1992-1994 елларда  терлек азыгы  хәзерләү буенча рәис урынбасары булып эшли. 1995 елдан лаеклы ялга чыкканчы кабат бригадир булып хезмәт куя.  Фәүзия  ханым  белән  иңне-иңгә куеп яши башлауларына 50 ел булган, узган ел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Әти-әни үрнәгендә дүрт бала – Гөлназ,  Нияз, Зөлфәт, Гөлнар да тырыш, хезмәт сөючән булып тәрбияләнеп, бүген бәхетле әби-бабайның  дүрт оныкка сөенеп яшәгән көннәре. Мәгънәле, матур яшәлгән тормышның иң матур үрнәге Фәүзия апа һәм Наил абый Галиевлар мисалыдыр, мөгаен.

ТАРИХ БӨРТЕКЛӘП  ЯЗЫЛА

“Электән үк нәселебез  тарихы белән кызыксынуым көчле иде. 1955-1956 елларда ук клубларда олыларның борынгыларны сөй­ләшеп утырганнары  истә калган. Әтиемнең туганнары Иксан, Җиһанша абыйлардан, авылыбыз өлкәннәреннән дә тамырларыбыз турында  күп сораштым. Элек бабайларны да юньләп белми идек. Минем әтием Тимергали 1912 ел­да туган. Әтинең 2-3 яшьлек  эне­­се белән сеңлесе (Бибиниса, Исламгәрәй) һәм әтиләре  1872 елгы Мөхәммәтгали бабам  1921 елгы  ачлыктан үлгәннәр. Бабай Ис­ке  Икшермә авылына ачлыктан гаҗиз булып, ярдәм сорап киткән булган. Шунда  үлеп калып, шул авыл зиратына җирләнә. Әтигә ул вакытта 8 яшь  була, шуңа үзе  хәер сорашып тамак туйдыра алгандыр. Ул өч туганнан берүзе генә үсә. Әбием Фәхерниса: “Балаларым, әни,  ипи бир”, дип, тилмереп ачка үл­деләр, – дип елый-елый сөйли иде”, – дип нәсел язмышлары белән та­ныштыра  Наил абый.  Ул чор  ке­ше­сенең нәсел барлаудан бигрәк, төп  тамак туйдыру кайгысы булса да, шәҗәрәләр төзү борынгыдан килә.

Наил абый Галиев бүген әтисе  ягыннан 10 буын, әнисенең  җеп­ләре буенча 11 бабасының нә­сел­ шәҗәрәсен ясаган. Моның өчен әлбәттә, күп эзләнү, тарих төп­келләрен актару, тарихи яктан бай мәгълүматлы булу сорала.  “Авылдашыбыз Илдар Сафин төбәгебез тарихын өйрәнүгә зур көч куйды.  2010 елда мин дә кызыксынып  берничә тапкыр  аның белән Казан архивына бардым.  Илдар Сафин күп чыганакларны өйрәнеп, архивларда озак эзләнү эшләре алып барып,  2014 елда  “Юлбатым, Ямбулатым” дигән китап нәшер итте. Юлбат авылы борынгы документларда Ямбулат (Янбулат) атамасы белән бирелүе билгеле. Аның килеп чыгышы турында фаразлар күп. Тарих өчен һәр мәгълүмат кадерле, ул бөртекләп җыела. Илдар Фатхуллович архивлардан  алган ревизия сказкалары  күчермәләреннән  файдаланып, мин акрынлап шәҗәрә төзү эшенә кереп киттем”, –дип сөйли ул. Авыл тарихын яхшы белү аңа нәселен барлауда  эшне күпкә  җиңеләйтә. Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр, диләр. Юлбатның тагын бер авыл җанлы улы – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе  Айтуган Хаҗиев архивлардан эзләтеп Юлбатның 1834-1918 еллардагы мәчет метрика  китапларының гарәпчәдән тәрҗемәсен  бүләк итүе  ифрат кадерле һәм бәһасез чыганакка әйләнә. Әлеге искиткеч байлык  бер яктан нәсел шәҗәрәләрен ачыкларга зур яр­дәм итсә, икенчедән,  борынгы бабаларыбызның яшәешен, ха­лыкның тормышын, көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирә. Борынгы белән бүгенгене тоташтыручы әлеге тарихи ядкарь үзеннән үзе  шул чорга алып кайта.

БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ БУЙЛАП…

“1710 елны узган  ландрат  переписы буенча  Янбулат (Юлбат)   авылында  11 хуҗалык булуы әйтелә, шуның сигезендә 38 кеше яшәгән. Өч хуҗалыкның башкорт ягына күчеп китүе турында язылган. Авылда калган  8 хуҗалыкның берсе Муса (1681-1738) минем ерак бабам  булган. Ул – Янбулат авылына килеп төпләнеп нигез салучыларның  берсе. 1716 елгы ревизская сказкада Муса Сәетовка 35 яшь дип язылган. Шуннан Мусаның  әтисе Сәет булганлыгы ачыкланды, ул 1647 елда туган булырга тиеш. Ул чорда кешенең  туган елы язылмаган, яше генә күрсәтелгән. Мин аны ревизская сказка ничәнче елда үткәрелгән  һәм  бу елны ни­чә яшьтә булганлыгыннан  чамалыйм. Мусаның ихатасы бүгенге көндә Илназ Вәлиевлар хуҗалыгы тирәсендә булганлыгы билгеле.  Мусаның 1721 елда Марадым исемле малае туа. Аның  Тимербай һәм Сәйфелмөлек дигән уллары булуы билгеле.  Тимербайның да өч улы–  Исхак,  Ихсан, Искәндәр туа.   Тимербай ягыннан безнең нәсел киткән. Тарихта 1812 елны французларга каршы сугыш булуы теркәлгән. Ис­хак­ның шул сугышта катнашуы да билгеле. Ул сугышка 41 яшендә киткән, 17 яшьлек Мөхәммәтрәхим исемле малае калган. Тормыш алып барырга кирәклектән, әнисе улын 19 яшьлек кызга өйләндереп, 19 яше тулганда Мөхәммәтрәхимнең малае туган. Бер тармак шулай киткән. 1745 елда туган ерак бабам- Тимербайдан  соң  Искәндәр (1781-1847),  Әхтәм (1807-1892), Әхмәди (1830-1894) , Мөхәммәтгали (1872-1921)  бабайлар,  аннан әтием Ти­мергали (1912-1979)  туган. Нә­селебездә төп игенчелек, шулай ук сәүдә, тегүчелек белән дә шөгыльләнгәннәр”,  -дип сөйли Наил абый.  Наил абый Галиев йортының бер бүлмәсе үзе үк  архивны хә­тер­ләтә. Ул һич авырыксынмыйча дәфтәр-дәфтәр ревизия сказкаларын үзенә күчергән, халык саны алу беркетмәләрен, кыскасы,  һәр мәгълүматны  теркәгән.  Мәсәлән, 1742, 1762 елгы Мәскәүдән кайтарылган  ревизская сказкалар борынгы рус алфавиты белән язылган.  Шуларны  укырга тырышыр өчен аңа интернеттан  борынгы алфавитны да өйрәнергә туры килгән.

Наил абый  бүген  оныкларына­ зур мирас – 11 буыннан торган нә­сел  шәҗәрәсе төзеп биргән. Алай гына да түгел, нәсел җепләре белән кызыксынган 30лап  авылдашына да шәҗәрә ясарга туры килгән. “Башкаларның шәҗәрәсен өйрәнгәндә шуңа  игътибар бирдем: һәр нәселнең холык-фигыле, тырышлыгы, булдыклылыгы  буыннар чылбыры буйлап килә. Нәселдәнлекнең  күчеп баруы, яманы да, яхшысы да   каннан килә дигәннәре хак. Авылыбызда бик затлы, көчле нәселләр күп”, – ди ул. Тамырлары әлеге авылдан булып, Австралиядә яшәүче бер ханым да Наил абыйдан   үзләренең  нәсел шәҗәрәсен  ясатып алып китә.

“Бик кызыклы, кроссворд чишкән шикелле мавыктыргыч эш,  бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә. Үзеннән үзе җепләрнең төеннәрен чишкән шикелле әкренләп алга барасың. Тик бу эшнең рәтен белеп, берсенә-берсен бәйләп  алып барырга кирәк.  Чишмәләр агып чыгып,  бер инешкә кушылган кебек, нәсел чылбырларын табу да   чишмә башын табу белән бер”, – ди Наил абый Галиев.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*