tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанның танылган татар архитекторы – Мидхәт Булатовның кунакчыл йорты
Үзбәкстанның танылган татар архитекторы – Мидхәт Булатовның кунакчыл йорты

Үзбәкстанның танылган татар архитекторы – Мидхәт Булатовның кунакчыл йорты

1989 елдан башлап мин татар мәдәният үзәгенә йөри башладым, ул минем өчен икенче мәктәп булды. Һәм һаман да рәхәтләнеп йөрим, иҗтимагый чараларда актив катнашам. Үзәк безне – татарларны берләштерде. Ел саен бәйрәмнәрне, бигрәк тә безнең Сабан туен зурлап үткәрәбез, Казаннан килгән кадерле кунакларны, артистларны каршы алабыз.

Миңа яхшы танышларым, инде мәрхүм булган Вера Андреевна һәм Мидхәт Булатовлар белән тыгыз аралашу бәхете тиде.

Мидхәт абый бик талантлы кеше иде. Мин укучыларыбызга бу бөек кеше, академик, архитектура докторы турында сөйләргә телим. Мидхәт абый проектлаштырып төзегән йортта яшәделәр алар. Ул бик кунакчыл һәм киң күңелле хуҗа булды. Бу йортта шулай ук Мидхәт абыйның апалары, туганнан туган энесе, оныкчыгы яшәде. Көн саен диярлек өйдә күршеләр, дуслары, укучылары, архитекторлар, рәссамнар, язучылар, галимнәр, археологлар, журналистлар, шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар, дипломатлар һәм чит ил кешеләре булып торды.

1999 елның августында мин Мидхәт абыйдан: «Сезнең дусларыгыз күп булды, ләкин уртак фотографиягез юк, дусларыгызны җыярга, фотографны чакырырга мөмкинме?» – дип сорадым. Ул риза булды. Фотода сулда утыралар: Рафаил Такташ (шагыйрь Һади Такташның улы – академик, рәссам, сәнгать белгече, шагыйрь, сәнгать фәннәре докторы, Вера Булатова (археолог, фәннәр кандидаты), өй хуҗасы – Мидхәт Булатов, Нәсхәт Ибраһимова (атказанган табиб, Галимҗан Ибраһимовның бертуган сеңлесе, аның әтисе Мөхтәр Ибраһимов, Уфада «Галия» мәдрәсәсендә белем алган. Соңыннан ул Ташкентта «Мәрҗани» мәдрәсәсендә, ә 20 нче елларда Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбендә укыта), Худяков (фотограф).

Сулда басып торалар: Рафаэль Зарипов (туган якны өйрәнүче), Рөстәм Йосыпов (геология академигы, геохимик, Үзбәкстан Республикасының геология музее директоры, татар иҗтимагый үзәге рәисе), Разия Мөкминова (тарих фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйриның туганы. Бохара белән Сәмәркандның Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы белән багланышларын үз хезмәтләрендә тикшерә. Аның тарафыннан һөнәрчелек производствосы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә үзара алмашуның күп кенә мисаллары билгеләнде), Сөембикә Шәрипова (атказанган табиб, Гаяз Исхакыйның туганнан туган сеңлесе. Аңа 10 майда 103 яшь тулды. Хәзерге вакытта аны тәрбияче карый), Әнвәр Мәксудов (рәссам, шагыйрь), Эльмира Рәсулова (биология фәннәре кандидаты, физкультура институты доценты. Хәзер Ташкенттагы мәктәптә укыта), Фәридә Мәксудова (инженер).

Хәзер инде безнең Мидхәт абый турында сөйлисем килә. Архитектура докторы, Үзбәкстанның атказанган төзүчесе, халыкара архитектура академиясенең һәм Көнчыгыш илләре академиясенең мактаулы академигы, илебезнең өлкән архитекторы, иң зур архитектура теоретигы иде ул. Барлык бу регалияләр һәм югары исемнәр Мидхәт Сәгадәтдин улына караган, ул 20 елдан артык Ташкентның баш архитекторы булган. Аңа Навои урамы һәм «Бешагач» мәйданы, «Пахтакор» стадионы, «Ташкент» кунакханәсе, кайбер министрлыклар биналары, берничә парк, шулай ук 1954-58 еллардагы Ташкентның генераль планы проектлары карый. Ул – Сәмәрканд тарихи музеен оештыручыларның берсе, Бохараның яңа үзәген төзүче. Булатов Үзәк Азиянең тарих һәм архитектура теориясе, проектлау һәм төзелешнең заманча проблемалары буенча берничә китап һәм мәкалә авторы. Үзәк Азия төзелеш сәнгатенең геометрик гармонизация теориясен иҗат итүче һәм беренче ачучы, Нью-Йорк академиясенең мактаулы академигы. Шәһәр төзелеше практикасы белән беррәттән, Урта Азия теориясе һәм архитектура тарихы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр белән дә шөгыльләнгән. Аның хезмәтләрендә фундаменталь тикшеренүләр аерым урын алып торган. Алар нигезендә Сәмәркандта Улугбек обсерваториясен реконструкцияләү проекты башкарылган, Болгариядә «Интерарх-85», «ИнтерАрх-89» биеналли медальләренә лаек булган. Аның китабы 1999 елда алтын медальгә, ә авторы «ИнтерАрх-99» халыкара биеналында лауреат исеменә лаек булды. Аның монографиясе Ассирия, Һиндстан, Мисыр һәм Грециянең архитектура мирасын безнең эрага кадәр һәм Туран, Туркестанга кадәр 4 гасырдан алып 17 гасырга кадәр булган тарихи-теоретик тикшеренү булып тора. Урта Азиянең борынгы архитектура һәйкәлләрен тикшергәндә этнотопонимик анализлар һәм астроархеологик методлар нигезендә Мидхәт Булатов Урта Азиядә астрономия фәненең тирән чыганакларын һәм архитектура белән табигый бәйләнешне раслый торган храм-обсерваторияләр барлыгы турында нәтиҗә ясый.

Күп вакытын галим фәнни кадрлар тәрбияләүгә багышлады һәм соңгы көннәренә кадәр консультант сыйфатында чыгыш ясады. Элекке фәнни хезмәткәр, зур теоретик, күп кенә китаплар авторы архитектура фәнен һәм практиканы лаеклы тәкъдим итте. Аның фәнни хезмәтләре – Урта Азия мәдәнияте хәзинәсенә зур өлеш кертү. Безнең шәһәрдә даһи галим Мидхәт Сәгадәтдин улы яшәве белән горурланабыз.

Ул 1907 елның 18 апрелендә Тубыл шәһәреннән 5 чакрым ераклыктагы Бәргәр (Исеневские) авылында туа. Мидхәт Булатов болай дип язган: «...безнең гаилә муллыкта яшәгән, әти – кыйммәтле эш белгече, 1915 елга кадәр «Калин һәм Рейхенштейн белән Ко» Мәскәү фирмасының приказчигы булып эшләгән. Ел саен ярминкәләрдә, җәй көне Түбән Новгородта, кышын Ирбитта була, аннан татар телендә әдәбият алып кайта, моннан тыш «Тарҗемән», «Шура», «Вакыт», «Таң йолдызы», «Ялт-йолт» һ.б. журналлар яздырып алган була. Әнием Мөхибҗамал Азабаки кызы Бикшәева күп балалы гаиләдән. Бабайның 3 хатыны, 5 улы һәм 9 кызы булган. Аның гаиләсе Тубыл шәһәрендә яшәгән. Минем бабай Мөхәммәд Булат оста итекче булган, диделәр..

2003 елда Мидхәт Булатовка интервью алырга журналист килә. «Галимнәр һәм архитектор» мәкаләсендә ул менә нәрсә дип яза: «…быел Мидхәт Сәгадәтдин улына 96 яшь тула. Ул әле һаман да эшли, иҗади планнар белән тулы, истәлекләр китабын яза. Аның рәсем ясау сәләте мәктәптә билгеләнә. Анда карандаш, буяу белән ясарга өйрәнгән сәнгать курслары булган. Ул хезмәт юлын 16 яшендә җирле драма театрында декоратор ярдәмчесе буларак башлаган. 20 яшендә ул Ленинград коммуналь төзелеш инженерлары институтында имтихан тота. Ул вакыттагы атаклы укытучыларда укыган. 2001 елга кадәр Мидхәт Сәгадәтдин улы иҗат архитектура остаханәсенә җитәкчелек итте. Галимнең гадәти булмаган хәтере шулкадәр кыйммәтле мәгълүматны саклый ки, бу кеше еллар авышында да бәһасез тәҗрибә чыганагы булып тора, яшь хезмәттәшләре белән ул шул тәҗрибә белән бик юмарт бүлешә…» (Бөек Ташкент» газетасы, Л.Шахова).

Мидхәт абый заманында монография һәм автобиографияне Сөембикә Шәриповага журналларда бастыру өчен биргән иде, ләкин ул Казанга барып кайта алмады һәм шул материалларны миңа бирде. Мин бу мәкаләне язарга булдым.

Рафаэль ЗАРИПОВ,
туган якны өйрәнүче, татар иҗтимагый оешмасы активисты, Ташкент шәһәренең мәдәни-агарту үзәге.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*