tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Разговор о важном” ачык дәресен үткәрде
Васил Шәйхразыев “Разговор о важном” ачык дәресен үткәрде

Васил Шәйхразыев “Разговор о важном” ачык дәресен үткәрде

Бүген, 8 сентябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә.

Биредә Васил Шәйхразыев катнашында «Разговор о важном» исемле ачык дәрес узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар (аларга махсус бүләкләр – кул сәгатьләре тапшырылды), татар авыллары башлыклары, төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары һәм автономия эшчәнлегендә актив катанушчылар, татар яшьләре катнашты.

Милли Шура рәисе 2023 елның 26-27 маенда Әстерхан өлкәсендә узган Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруга зур өлеш керткән автономия әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*