tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Йолдыз авылын торгызу өчен акчалата ярдәм күрсәтте
Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Йолдыз авылын торгызу өчен акчалата ярдәм күрсәтте

Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Йолдыз авылын торгызу өчен акчалата ярдәм күрсәтте

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Курган өлкәсенең Шадрин районы Юлдусын төзекләндерү һәм торгызу өчен акчалата ярдәм күрсәтте. Иганә суммасы 1 400 000 (бер миллион дүрт йөз мең сум) тәшкил итә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Зәкят” хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәйрия иганәсе турында килешүгә кул куйдылар.

Бу сумма Йолдыз авылын торгызу өчен эшләнелгән махсус счетка күчерелде. Алга таба авылның Попечительләр советы карары буенча бу акчалар ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк.

Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Юлдус авылын торгызуда һәм төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына рәхмәт белдерде.

– Курган өлкәсенең данлыклы, билгеле булган Йолдыз авылына ярдәм итеп, зур саваплы эш эшлисез. Әлеге гамәлегез үзегез меңләтә әйләнеп кайтсын. Бүгенге көндә Йолдыз авылында яшәүчеләренең карашлары Татарстанга, Казанга  төбәлгән. Һәм сезнең шулай акчалату ярдәм күрсәтүегез, татар дөньясының берләшү символы булып тора. Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде Данис Шакиров.

– Салкыннарга кадәр әле ерак. Хәзерге заман технологияләре ярдәмендә ел дәвамында йортлар салына. Шуңа күрә безнең бик зур булмаган ярдәмебез үз урынына үз вакытында барып ирешер дип өметләнеп калабыз. Барлык ярдәм итүчеләргә, хәйриячеләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын, – дип бүлеште Булат Мәрданов.

Бөтендөнья татар конгрессы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына зур рәхмәт белдерә. Тырышлыгыбыз безне уртак максатка якынайтыр дип ышанабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*