tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борай районы Йомакай авылында «Муса» чишмәсен ачу тантанасы үтте
Борай районы Йомакай авылында «Муса» чишмәсен ачу тантанасы үтте

Борай районы Йомакай авылында «Муса» чишмәсен ачу тантанасы үтте

6 сентябрь көнне Башкортстанның Борай районы Йомакай авылы өр-яңадан төзекләндерелгән «Муса» чишмәсен ачу тантанасына җыелды. Чара «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының урындагы бүлекчәсе тырышлыгы белән оештырылган.

89 яшьлек Рәфидә апа Багманова җыелган авыл халкына һәм килгән кунакларга чишмәнең тарихын сөйләп үтте. Йомакай авылы халкының шушы шатлыгы белән уртаклашып, котлау сүзләре җиткерер өчен килгән кунакларның чыгышлары, авыл һәвәскәр артистлары  әзерләгән җыр һәм бию номерлары белән үрелеп барды.

«Җитенкәй» фольклор төркеме халкыбызның борынгы җырларын башкарып чарага ямь өстәде. Бәйрәмнең соңында Йомакай авылы халкын мул итеп әзерләнгән чәй табыны артына җыелды.

 Рузил Имамов

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*