tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XII Якупов укулары узды
Казанда XII Якупов укулары узды

Казанда XII Якупов укулары узды

7 нче сентябрьдә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XII Якупов укулары” узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.

Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Ислам яңарышы чорында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасын саклау һәм өйрәнү максатыннан үткәрелә. Быел Якупов укуларында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы директоры, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, социология фәннәре кандидаты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова, зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә остазлары, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов укуларда катнашучыларга Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Ул Вәлиулла хәзрәт Якуповның тууына быел 60 ел тулуын, “Хозур” нәшриятының аның турында Рәшид Амишов туплаган истәлекләр китабын чыгарырга ниятләвен хәбәр итте. Китапта Вәлиулла хәзрәт турында фикердәшләре, хезмәттәшләре, дуслары язган язмалары урын алган. Татар-мөселман җәмәгатьчелеге өчен ул файдалы һәм тәрбияви басма булыр дип көтелә.

Илфар хәзрәт шулай ук мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең милли җанлы шәхес икәнлеген искәртте һәм аның милли карашларын һәм эшчәнлеген бүген Апанай мәчете, “Иман” нәшрияты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе дәвам итүен әйтте.

­– “Мөхәммәдия”не ул, мөгаен, чып-чын татар мәдрәсәсе, татар университеты дәрәҗәсендәге уку йорты итеп күререргә, аның татар милләте өчен хезмәт итүе турында хыяллангандыр. Әлхәмдүлилләһ, мәдрәсә үзенең үсеше өчен шушы юнәлештәге юлны сайлый һәм быелдан биредә укыту өлешчә татар теленә, өлешчә гарәп теленә күчерелде. Җитәкчелек, мөгаллимнәр һәм шәкертләр бу мәсьәләдә теләктәшлек таба алды”, – дип белдерде ул һәм инкыйлабка кадәр мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе татар өммәте өчен югары дәрәҗәдәге кадрлар әзерләүче төп уку булганына басым ясап, бүген дә бу максатларга кайтырга кирәклеген билгеләде.

Конференциядә башка танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашты, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясады. Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Вәлиулла хәзрәт турында хатирәләрен барлап, аның васыяте онытылмавы, бүгенге көндә аның белем бирү һәм нәшрият эшчәнлеге үрнәк булуын билгеләп үтте. Вәлиулла хәзрәтнең Ислам яңарышына зур өлеш кертүен, мәрхүмнең, ул процессларда актив катнашып, андагы проблемаларны хәл итүен белдерде. Мәгариф системасы торгызыла башлагач, аның безнең традицияләргә туры килергә тиешлеген ассызыклаган кеше дә, милли-дини мәгариф системасын яңарту эшенә нигез салучыларның да  Вәлиулла хәзрәт икәнлеген әйтте.

Җыенда тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше»; тарих фәннәре кандидаты, доцент, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова «Октябрь инкыйлабына кадәр татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән химаячеләр»; тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Наил Гарипов «90 нчы елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укыту» турында сөйләде. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Разия Сәхипова  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе эшчәнлеге мисалында – «Рухи мирасыбызны өйрәнү һәм буыннан буынга тапшыру юллары»; тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Радик Зәбиров «Татар теленең килеп чыгуы хакында татар галимнәренең төп фикерләре» турында бәян итте. Казан шәһәре Башкарма комитеты муниципаль архив идарәсенең архив фондын формалаштыру бүлегенең баш белгече Рәис Сөләйманов «Исламның хәзерге тарихын саклап калу максатыннан, Казандагы мөселман дини оешмаларының архив фондларын формалаштыруның мөһимлеге һәм кирәклеге» турында аңлатты.

Якупов укулары кысаларында “Таян Аллаһка!” бәйгесендә җиңүчеләр тәбрикләнде һәм Вәлиулла Якуповка багышланган документаль фильм күрсәтелде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*