tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев СВО катнашучысы Азамат Бердиевның туганнары белән очрашты

Васил Шәйхразыев СВО катнашучысы Азамат Бердиевның туганнары белән очрашты

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә.

Биредә ул СВОда катнашучы Азамат Бердиевның туганнары белән очрашты. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм  өчен хәрби хезмәткәр “Батырлык” ордены белән бүләкләнә

Идел буе районы Осыпный Бугор авылында яшәүче Азамат Бердиев 1 августта хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Артиллерия утында үз гомерен корбан итеп, ул иптәшләрен коткара.

– “Сугыш – яшьләр эше”, диләр. Сугышта һәлак булганнар да, яраланганнар да бар. Без аларның әти-әниләре, әби-бабайлары белән очрашабыз. Ачы хәсрәт һәм күз яшьләренә карамастан, алар үз балалары белән бик тә горурланалар. Ә без алар белән горурланабыз, – диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе шулай ук Азамат Бердиевның туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*