tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп уза.

Хөрмәтле Альфред Әмир улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Татарстаннан читтә яшәп Сез халкыбызның телен, динен, мәдәниятен, мәгърифәтен үстерүгә һәм саклап калуга үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугъры булып яшисез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр телибез. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*