tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзе бәйрәм, үзе Сабантуй: Сабада егетләрне көрәштерделәр
Үзе бәйрәм, үзе Сабантуй: Сабада егетләрне көрәштерделәр

Үзе бәйрәм, үзе Сабантуй: Сабада егетләрне көрәштерделәр

Бу атнада Татарстанның күп кенә авылларында Сабан туйлары башланып китте. Ә менә Сабада балалар өчен үзенчәлекле бәйрәм оештырганнар. Спортчылар балалар турында бара сүз.

Районның яшьләр белән эшләүче тренерларның берсе Илдар Ермолаев хәбәр иткәнчә, Сабабаш авылында балаларны яклау көне уңаеннан мини Сабантуй уздырганнар. Үзләре генә түгел, бәлки күрше Кукмара, Теләче, Балтач районы егетләрен дә чакырып. Көрәшче егетләр милли спорт төребездә генә түгел, үзләрен турникта тартылу, отжимание, канат тарту һәм башка төрләрдә дә сынап караган.

Сабантуй мәйданында ачык һавада узган көрәш бәйгесендә исә түбәндәге егетләр җиңү яулаган:

  • – Юныс Ибраһимов (Кукмара), 27кг.
  • – Дмитреев Арсений (Кукмара), 29 кг.
  • – Игнатьев Данил (Икшермә), 32 кг
  • – Мусин Азат (Теләче), 36 кг.
  • – Ибраһимов Юсуф (Кукмара), 40 кг
  • – Ахмадуллин Булат (Симет), 43 кг
  • – Габдрахманов Ильяс (Сабабаш),
  • 46 кг – Ахмадуллин Инсаф (Симет),
  • 50 кг – Бурашов Ислам (Балтач),
  • 55 кг – Нурматов Ранис (Кукмара),
  • 60 кг – Халиуллин Нияз (Саба),
  • 65кг – Асхадуллин Хәсән (Балтач),
  • 70 кг – Фахрутдинов Айрат (Кукмара),
  • 75кг – Варламов Артем (Шынар),
  • 80 кг – Рахматуллин Илназ (Сабабаш),
  • +80 кг – Гарипов Язнур (Сатыш).

Язнур Гарипов абсолют батыр исеменә дә лаек булды, дип хәбәр итә Илдар Ермолаев.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*