tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кыргызстан Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Кыргызстан Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Кыргызстан Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

Бүген Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу модераторы Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсенең президенты Гөлсинә Үлмәскулова белдергәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Кыргызстанда гомер итүче татарлар белән һәрдаим элемтәдә тора һәм төрле чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтә.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, Татарстан белән Кыргызстанның мөнәсәбәтләре елдан-ел ныгый. “Кыргызстан җитәкчелеге татарлар турында бик җылы сүзләр әйтте. Моның нигезендә сезнең хезмәт ята”, – диде Шәйхразыев.

“Кем ул Татар?” дигән сорауга җавапны Милләт җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”ндә табып була. Иң мөһиме  – милли үзаң”, – дип өстәде ул.

Очрашуда шулай ук Джалал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсенең рәисе Эльмира Алимҗанова да катнашты. Ул Кыргызстан тарихында өлеше булган татарлар турында документаль фильмнарны төшерергә тәкъдим иткән. Милли Шура рәисе әлеге фикерне хуплады. “Нинди форматта төшерергә икәнен уйларга кирәк. Тарихны, танылган шәхесләрне, архив документларын күрсәтергә кирәк”, – диде Васил Шәйхразыев.

Ахырдан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесендә һәм Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесендә III урынлы җиңүче:
АЛИЕВА КАРИНА ӘЛГИЗ КЫЗЫ

Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадасының призлы урыны:
АЛИЕВА КАРИНА ӘЛГИЗ КЫЗЫ

Татар теленнән VIII Халыкара олимпиаданың махсус дипломнары:
ХУЗАХМЕТОВА РАМИЛӘ РИНАТ КЫЗЫ
ШӘРӘФЕТДИНОВА ЗӨЛФИЯ ДАНИЯР КЫЗЫ
ЧУХАНОВА САБИНА РӨСТӘМ КЫЗЫ
МӨХӘММӘТШИН ИЛҺАМ РАВИЛ УЛЫ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*