tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәэсир» бәйгесендә җиңгән видеоролик авторына җитмеш мең сум биреләчәк
«Тәэсир» бәйгесендә җиңгән видеоролик авторына җитмеш мең сум биреләчәк

«Тәэсир» бәйгесендә җиңгән видеоролик авторына җитмеш мең сум биреләчәк

Татарстанда «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесе игълан ителде. «Профессионаллар» номинациясендә 70 мең сум, «Һәвәскәрләр» номинациясендә өч бүләк — унышар мең сум бирелә. Бәйге декабрьгә кадәр дәвам итә.

«Татар халкында төрле роликлар бар. Ел дәвамында аларны барлап, өстәмә рәвештә акчалата бүләклисебез килә, ул ай саен үткәрелә. Татар телле роликларда татар теленең камиллеге, идея оригинальлеге, ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы, техник башкарылышның булуы мөһим», — диде бәйгене оештыручы «Матбугат.ру» порталы хуҗасы Данил Сәфәров.

Аның сүзләренчә, бәйгегә төрле роликларны җибәрергә мөмкин. Төп шарт — аларның татар телендә төшерелгән булуы. Рус телендә төшерелгән очракта ролик татар теле яки татар халкына багышланган булуы сорала.

«Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видеоролик кабул ителә. Һәр видеороликның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк катнашучы бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа роликлар белән катнаша ала», — дип аңлатты оештыручылар.

Татарстанның атказанган артисты, режиссер Нурания Җамали катнашучыларга роликта төшкәндә кием, дөрес сөйләмгә игътибар итәргә киңәш итте.

Май аенда барлыгы 49 автордан 97 виеоролик килгән. «Профессионаллар» номинациясендә җиңүче: Зөлфия Әшрапова, Түбән Кама. «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләр: Гүзәл Габидуллина, Казан. Айгөл Абдрахманова, «Ялкын» журналы, Казан. Илнур Латыйпов, Новокузнецк.

«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*