tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең «Зөбәрҗәт» ансамбленә биш ел тула
Төмән өлкәсенең «Зөбәрҗәт» ансамбленә биш ел тула

Төмән өлкәсенең «Зөбәрҗәт» ансамбленә биш ел тула

Түбән Тәүде авылының мәдәният йортында “Зөбәрҗәт” җыр ансамбленең “Җырла, сандугач, җырла” дип исемләнгән юбилейлы концерты булып узды. Төркем оештырып, сәхнәгә чыгуларына да 5 ел вакыт үткән. Шушы вакыт эчендә өлкә тамашачысы “Зөбәрҗәт” ансамблен уңай кабул итеп, яратып өлгерде. Алар Сабан туйларында, “Халык сәнгате”, фольклор буенча, “Салават күпере” һәм бик күп төрле өлкә, район, шәһәр күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар.

Әлбәттә, бу уңышлар җитәкченең сәләтеннән, тырышлыгыннан, таләпчәнлегеннән тора. Ансамбльне көчле, моңлы, матур тавышлы җырчы, музыка уен коралларында оста уйнаучы талант иясе – Эльвира Голубева җитәкли. Бүгенге көндә ансамбльдә 10 кеше җырлый. Әлеге юбилейлы отчет концерты турында безгә Эске авылында яшәүче хәбәрчебез Рәхимҗан абый Муллаков хәбәр итте.

– Районда “Зөбәрҗәт” ансамбле күптән үзен таныткан инде. Аларны юбилейлары белән котларга, шатлыкларын бүлешергә дип, күршедәге татар авылларыннан бик күп халык җыелды. Концерт программасы бик оста төзелгән. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Аларга сәламәтлек, иминлек, озын гомерләр, яңадан-яңа уңышлар, югары дәрәҗәләр теләп чәчәкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Шунысы сөенечле булды: район мәдәният оешмасы җитәкчесе аларга “халык ансамбле” исемен алырга ярдәм итәчәген белдерде. Юбилярларны тәбрикләп Киндерле мәктәбе укучылары, “Киндерле кичләре”, “Саз” (Тарман авылы) фольклор ансамбльләре матур җырлар, биюләр башкардылар. Кичә бик күңелле үтте, ике ярым сәгать барган концерт программасы бер тында узган кебек тоелды. “Зөбәрҗәт” ансамбле миңа аеруча якын, чөнки кайвакыт мин алар белән бергә чыгыш ясыйм, концертлар белән бергә йөрибез, төрле бәйге-фестивальләрдә катнашабыз. Мин иҗатташ дусларымны чын күңелдән котлап, иҗади уңышлар, иминлекләр теләп калам, – дип сөйләде.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*