tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Министрлар Кабинеты рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Министрлар Кабинеты рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Министрлар Кабинеты рәисе белән очрашты

Бүген Бишкек шәһәренә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасының Министрлар Кабинеты рәисе Улукбек Марипов белән очрашты Очрашу барышында Милли Шура рәисе кыскача Татарстан турында, республикада гамәлгә ашырыла торган төп проектлар турында сөйләде, Кыргызстан халкы ассамблеясенең Татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеге белән дә таныштырды. Шулай ук Васил Шәйхразыев киләчәктә республикалар арасында төрле тармакларда мөнәсәбәтләрне үстерергә, товар әйләнешен арттырырга, актив хезмәттәшлек итәргә кирәклеге буенча да ышанычын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*