tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды
Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды

Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды

Быел апрельнең соңгы көнендә яман шеш авыруыннан вафат булган күренекле тарих галиме Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды. Бу хакта мәрхүмнең тормыш иптәше Берил Дәүләт хәбәр итә.

Мәрмәр таш өстенә «Казан татарларының горурлыгы профессор Надир Дәүләт. 15.07.1944 — 30.04.2021» дип язылган. Арткы ягына Кол Шәриф мәчете рәсеме ясалган. Гаилә каберлеге ташын Берил Дәүләт үз мөмкинлеге белән яңадан эшләткән.

«Надир Дәүләт Кол Шәриф мәчетенә зур әһәмият бирә иде. Ул аны татар халкының яңадан туу, терелүе, кабаттан аякка басуы, җиңүе символы итеп күрде. Бу хакта чыгышларында да әйтеп килде. Әлеге фикерен беренче булып 2005 елда Казанның мең елллыгы бәйрәме чараларында телгә китерде», — дип, кабер ташына Кол Шәриф мәчетен ясатуының сәбәбен аңлатып үтте Берил Дәүләт «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Берил Дәүләт фикеренчә, күпләр Сөембикә манарасын татар халкының изге символы итеп кабул итә. «Надир исә аны җиңелү, сыкрау, матәм символы итеп бәяли. Бу уңайдан ул якын дусты Фәрит Иделле белән дә бәхәскә кергән иде. Ул аңа да кабаттан торгызылган Кол Шәриф мәчетенә зур мәгънә йөкләнгәнен, татар халкының яңа милли символы булырга лаек икәнен әйтте», — дип сөйләде Берил Дәүләт.

Берил Дәүләт мәрхүм иренең каберенә, 19 майда — өйләнешкән көннәренә туры китереп, чәчәкләр утырткан. «Бу көнне Надир, бер ел да калдырмыйча, миңа кочак тулы чәчәкләр бүләк итә иде. Бу юлы мин аңа — каберенә чәчәкләр китердем. Әти-әниемнең бакчасында үсеп утыручы кактусларны ярата иде. Аларны да кабер туфрагына утыртып куйдым», — дип сөйләде ул.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*