tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверьдә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Тверьдә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Тверьдә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе уздырган «Татар кызы» бәйгесендә Мәрьям Мөҗипова җиңде.

«Катнашучылар махсус клип төшереп, үзләрен тәкъдим итте. Иҗади бәйгедә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Интеллектуаль этапта татар халкы, Татарстан тарихын белүләрен дә тикшердек. Татар халык ашларын пешерү буенча ярыштылар. Конкурста 26 яшьлек Мәрьям Мөҗипова җиңде. Ул инглиз, немец телләре укытучысы булып эшли. Әле үзе дә укый», — диде Тверь өлкәсе татарлары лидеры Марс Ибраһимов.

Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс ИбраһимовСолтан Исхаков  сүзләренчә, конкурста катнашкан кызлар татар телен бик үк яхшы белми.

«Бәйгедә өч кыз катнашты. Алар татар телен белә. Ләкин бик үк яхшы түгел. Җиңүче Тверь өлкәсен Казанда тәкъдим итәчәк. Татарстан башкаласында булачак бәйгегә кадәр татар телен бераз өйрәтергә кирәк булыр», — диде Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*