Үзенчәлекле “Кыстыбый фест” конкурсы политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйгенең максаты – яшь буынны татар ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру.
Конкурс таләпләре буенча һәр команда татар халкының милли ризыгы – кыстыбый әзерләргә тиеш иде. Таләпчән жюри ризыкның тәменә генә түгел, ничек әзерләнүенә, тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирде.
Күркәм чара чәй өстәле артында дәвам итте. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.
Гран-прига Анатолий белән Ләйсән Смирновлар лаек булды.
1 урын – Хәсәншиннар,
1 урын – Әхмәтҗановлар,
2 урын – Волковлар,
2 урын – Токаревлар,
2 урын – Хәмитовлар,
3 урын – Карповлар,
3 урын – Сәидовлар,
3 урын – Яббаровлар
“Алтын куллы оста” номинациясендә Хәсәншиннар гаиләсе, «Гаилә традицияләрен саклаучылар» номинациясендә Кадыйровлар җиңү яулады.
Чыганак: zainsk-inform.ru