tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйне таныткан көрәшче-остаз
Зәйне таныткан көрәшче-остаз

Зәйне таныткан көрәшче-остаз

Зәйдә спорт, аеруча милли көрәш ветераннары игътибарда. Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә яшүсмерләр арасында бил алыш оештырылды. Анда Зәй шәһәре һәм район авыллары көрәш түгәрәгенә йөрүче яшүсмерләр бил алышты.

Мәрхүм спорт ветераннарын искә алу – яхшы фал. Бил алышка атаклы тренерның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре килде. Турнирда кечкенәдән спортка, көрәшкә мөкиббән булган Азат Әхмәтбаевичның спортка килү, тренерлык хезмәте ассызыклап бәян ителде, хезмәттәшләре, спорт ветераннары, шәкертләренең аның турында әйтер сүзе күп булды.

Азат Хәйруллин Әлмәт физик культура техникумының көрәш бүлеген тәмамлагач, Сармашбаш урта мәктәбенә физик тәрбия укытучысы булып эшкә кайта, соңыннан ул әлеге хуҗалык җитәкчесе була. Шул рәвешле тренер-җитәкче Сармашбашта көрәш традициясендә матур эз калдыра.

Сармашбаш – электән Сабантуй батырлары белән данлыклы авыл. 50 ел элек сафка баскан мәктәптә көрәш  ныклы үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерә. Алар – грек-рим көрәше буенча халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Сирин Сәлахов,  «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйкова. Алар сафына спорт осталарына кандидатлар, спортның башка төрләреннән уңышлы чыгыш ясаучыларны да өстәсәң, тулы бер исемлек булыр иде. Ул елларда авыл спорт бәйгеләреннән кайнап торып, бер гаиләдән хәтта өчәр бала ярышка йөри. Ир балалар – көрәшнең төрле төреннән, кызлар билбау көрәшеннән дәрәҗәле турнирларда уңышлы чыгыш ясый. Иң мөһиме яшьләргә  шешә «тәгәрәтергә» вакыт та, форсат та булмый.

-Турнирлардан беркайчан урынсыз кайткан булмады, Әлмәткә бил алышка бару өчен Бохарайга сигез чакрым җәяү бара идек, – ди Айрат Минһаҗев.

Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Бу уңыш-казанышлар артында күпме хезмәт, тырышлык, борчулы йокысыз төннәр тора.

Азат Хәйруллин Зәйдә тренерлык эшчәнлеген дәвам итеп, биредә дә атаклы көрәшчеләр үстерде, алар – Зәй, Чаллы, Казан Сабантуйлар батырлары. Шәкерте Максим Васильев өч мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Муса Җәлил истәлегенә узган турнир чемпионы, бер мәртәбә Татарстан чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Көрәшче тугыз мәртәбә Зәй Сабантуее батыры булды.

Күп көрәшче үстергән Сармашбаш мәктәбендә санаулы укучы булса да, көрәш түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Аны башта Сирень Сәлахов җитәкләде, хәзер исә түгәрәкне үзе дә көрәшче Азат Кашапов алып бара.

Азат Әсгатович мәктәп, шул исәптән көрәш традициясен саклап калу максаты белән яна, клубта авыл көрәше, көрәшчеләргә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды.

Көрәш ул – халыкның яшәү көчен, кыюлыгын, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре.
Азат Кашапов әйтүенчә, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра икән.

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*